-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 декабрь 2018, 12:44

Законнарның үтәлешенә катгый күзәтчелек

Бронхиаль астма грек теленнән тәрҗемә иткәндә “авыр тын алу” дигәнне аңлата. Бу хроник, бронхларның (сулыш юлының бугаздан үпкәгә китүче зур тармакларының берсе) төрле ярсыткычларга сизгерлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан чир. Бронхиаль астманың киң таралган билгесе – ютәл. Ул бигрәк тә төнлә, вируслы инфекция йоктырганнан, физик эштән соң көчәеп китә. Тын алу авырлаша, күкрәк читлегендә хырылдыу барлыкка килә, тын кысыла, тән арый, аппетит югала. Моңа бронх тышчасының куе лайла белән каплануы да сәбәпче була.

2003 елның 9 дека-брендә Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәдәге сәяси конференциядә БМОның Генераль Ассамблеясе кабул иткән Ришвәтчелеккә каршы Конвенциясе кул кую өчен ачылды. Документ аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәт алуны, бюджет средстволарын урлауны һәм коррупцион табышны яшерүне җинаять дип игълан итүне йөкли.
2004 елдан башлап БМО инициативасы буенча ел саен 9 декабрьдә бөтен дөньяда Ришвәтчелеккә каршы халыкара көрәш көне билгеләнә. БМО Генераль ассамблеясе резолюциясендә күрсәтелүенчә, бу истәлекле датаны булдыруның максаты - ришвәтчелек проблемасын һәм аны кисәтү һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен аңлауны тирәнәйтү.
2008 елның 25 декабрендә Русия Федерациясендә “Ришвәтчелеккә каршы тору турында” Федераль закон кабул ителде һәм көченә керде, ул ришвәтчелеккә каршы торуның төп принципларын билгели, ришвәтчелекне кисәтүнең һәм аңа каршы көрәшнең, аның белән бәйле хокук бозулар нәтиҗәләрен мөмкин кадәр киметүнең һәм (яки) бөтенләй бетерүнең хокукый һәм оештыру нигезләрен билгели.
Район прокуратурасы ришвәтчелеккә каршы тору турында законның үтәлүенә өзлексез күзәтчелекне тормышка ашыра, бу тырышлыкның күпсанлы нәтиҗәсе бар.
Мәсәлән, 2018 елда прокурор дәгъвасы буенча Чакмагыш районара суды урында яшәүченең законсыз алынган җир участогына хокукын туктатты. Иске Маты авыл Советы башлыгына карата хөкем карары мөрәҗәгать итү өчен нигез булды, ул вазыйфага бәйле ялган документлар ясауда (РФ Җинаятьләр кодексының 292нче статьясы 2нче бүлеге) һәм вазыйфа вәкаләтләреннән файдалануда (РФ Җинаятьләр кодексының 285нче статьясы 2нче бүлеге) гаепле дип табылды. 2013 елда ул, хезмәт хәленнән файдаланып, танышына җирне законсыз сатып алуда булышлык иткән. Чиновник аңа хуҗалык кенәгәсеннән ялган өземтә бирә, аның белән танышының Дубровка авылы үзәгендә 30 сотый мәйданлы участокка хокукы ныгытыла. ”Росреестр” органнарына ялган документ тапшырып, ир җирне үз милеге итеп рәсмиләштерә, анда йорт төзи. Суд тәртибендә район прокуратурасы законсыз биләнгән участокны муниципалитетка кайтарып бирүне таләп итте һәм суд күрсәтелгән дәлилләр белән ризалашты.
Моннан тыш, район прокуратурасы Килей авыл Советы башлыгы вәкаләтләренең туктатылуга иреште. Чиновникка карата чыгарылган хөкем прокурор йогынтысы өчен нигезгә әйләнде. Ул урман үсентеләрен законсыз кискән өчен хөкем ителде (РФ Җинаятьләр кодексының 260нчы статьясы 1нче бүлеге). Гамәлдәге законнарга һәм биләмә Уставына ярашлы, судның гәепләү карары законлы көченә кергәндә, башлыкның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла. Әмма авыл биләмәсе Советы үз бурычларын башкармаган һәм аны статусыннан мәхрүм итү турында мәсьәләне карамаган. Шул уңайдан прокуратура юл куелган закон бозуларны бетерү турында аның адресына күрсәтмә кертте. Аны карау нәтиҗәләре буенча депутатлар авыл биләмәсе башлыгының вәкаләтләрен алдан туктау турында карар кабул иттеләр.
Районның күзәтчелек ведомствосы ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә үзенә йөкләтелгән функцияләрне алга таба да тайпылышсыз һәм ныклы үтәвен дәвам итәчәк.
Айрат АБСАТАРОВ, район прокуроры, юстициянең кече советнигы.
Фото: pixabay
Читайте нас: