Гәзит редакциясе “Әни, мин сине шундый яратам!” фотоконкурсына йомгаклар ясады, анда ике дистәдән артыграк фотоэш килде, алар арасында балалар рәсемнәре дә бар. Иң яхшылары район гәзите сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә “Бакалинские зори”ның рәсми төркемендә урнаштырылды. Ильвир Минаҗев, Алия Хәйбрахманова, Нурсилә Зәйдуллина, Раиса Кузнецова фотоконкурста беренчеләрдән булып катнаштылар. Даими катнашучыларыбыз булуы да куанычлы. Алар - Диләрә Салихова, Ирина Чатырова, Венера Сәетова һәм башкалар.
Ихлас күңелдән котлыйбыз һәм аларны призлар алырга редакциягә килүләрен сорыйбыз. Үзең белән паспорт, СНИЛС, ИНН алып килергә.