+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 декабрь 2018, 19:19

Фронтларда һәлак булганнарның якты истәлегенә

2017-2018 елларда Мостафа авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә урындагы инициативаларны хуплау программасы кысаларында ике проект тормышка ашырылды: Мостафа авылы стадионына яктырткычлар урнаштырылды һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе яңа койма белән әйләндереп алынды.

2017-2018 елларда Мостафа авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә урындагы инициативаларны хуплау программасы кысаларында ике проект тормышка ашырылды: Мостафа авылы стадионына яктырткычлар урнаштырылды һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе яңа койма белән әйләндереп алынды.
Авыл биләмәсендә яшәүчеләр 2019 елда да бу программада катнашырга карар иттеләр. Мостафа авылының актив гражданнары эшкә керештеләр. Көзен, 17 октябрьдән башлап, тәкъдимнәрне тикшерү һәм карау буенча алдан җыелышлар үтте. Зурларны һәм яшьләрне барыннан да ныграк Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәлнең әлеге торышы борчуы ачыкланды.
Йомгаклау җыелышында авыл үзәгендә яңа һәйкәл кую проектын бертавыштан сайладылар. Җыелышта катнашкан муниципаль район Советы секретаре З.С.Зыязетдинов, “Якташлар-бакалылар” җәмгыятенең башкарма комитеты рәисе Р.М.Кәримов бай тарихлы авыл өчен һәйкәл - Туган илебезнең бәйсезлеге өчен көрәшүчеләргә, тылда Җиңүне якынайтучыларга, Ватанны саклап һәлак булганнарга зур хөрмәт билгесе булуын билгеләделәр.
Халык ягыннан кушма финанслау проект шартларының берсе булып тора. Җыелышта авылда яшәүчеләр һәм иганәчеләр кертәчәк өлешнең суммасы билгеләнде.
Проектның якынча бәясе 500 мең сумнан артык тәшкил итә. Эшкуарлар һәм юридик шәхесләр вәкилләре проектны кушма финанслауда катнашу теләге белдерделәр.
Мостафалылар бик актуаль, конкурста катнашу өчен мөһим проект сайладылар. Аның тормышка ашачагына ышанабыз.
Зәлия ФӘРУКШИНА, авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүче
Читайте нас: