+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 декабрь 2018, 19:08

“Ишек шакый Яңа ел”

Чираттагы фотоконкурс турында игълан итәбез, без аны “Ишек шакый Яңа ел” дип атадык. Сездән, кадерле гәзит укучылар, үзегез, балаларыгыз, оныкларыгыз, кунакларыгыз төшкән яңа ел тематикасындагы фоторәсемнәр көтәбез. Фотоэшләр шулай ук район гәзитенең https://bakali.rbsmi.ru/ һәм ВКонтакте челтәрендә безнең https://vk.com/bakalzori төркемендә урнаштырылачак.
Эшләрне Бакалы, Күпер урамы, 6 адресы буенча яки “Ишек шакый Яңа ел” фотоконкурсына” билгесе белән [email protected] электрон адресына җибәрергә. Рәсем авторының һәм анда төшерелгән кешеләрнең исемнәрен мотлак әйтергә кирәк. Фотоэшегез геройлары турында сөйләгез: кемнәр алар, нәрсә белән шөгыльләнәләр, нинди мавыгулары бар. Бәлки фотоэш гадәти булмаган һәм кызыклы шартларда эшләнгәндер. Җиңүчеләрне призлар көтә.
Иганәчеләрне дә катнашырга чакырабыз. Сезнең реклама сайтта һәм безнең ВКонтакте рәсми төркемдә бушлай урнаштырылачак.
РЕДАКЦИЯ.
Читайте нас: