+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 декабрь 2018, 12:19

Чыгышлар күңелгә үтеп керде

Барлык телләрдә бу сүз бердәй ягымлы, бердәй назлы, бердәй әһәмиятле яңгырый. Анда күпме күңел җылысы яшеренгән, иң якын, кадерле һәм бердәнбер кешебезне без шулай атыйбыз. Ана көнен билгеләмәгән бер генә ил дә юктыр, мөгаен. Безнең илдә бу бәйрәмне чагыштырмача күптән түгел билгели башладылар.

Барлык телләрдә бу сүз бердәй ягымлы, бердәй назлы, бердәй әһәмиятле яңгырый. Анда күпме күңел җылысы яшеренгән, иң якын, кадерле һәм бердәнбер кешебезне без шулай атыйбыз. Ана көнен билгеләмәгән бер генә ил дә юктыр, мөгаен. Безнең илдә бу бәйрәмне чагыштырмача күптән түгел билгели башладылар.
Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре “Әнием - кояш нуры” концерт программасын әзерләделәр. Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында хор бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр “Мама моя” җыры белән бәйрәм программасын ачты. Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев сәламләү һәм котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Александр Георгиевич балаларны тәрбияләүгә керткән өлеш өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерде.
Бу көнне кечкенәләр һәм өлкән сыйныф укучылары, мәктәп педагоглары һәм хезмәткәрләре барлык җыелучыларга үз сөюләрен, талантларын бүләк иттеләр. Иртә үсеш төркеме балаларыннан дулкынландыргыч “Ах, какая мама!” котлавы яңгырады. Юлия Такашова һәм Карина Соколова, Алина Зәйнуллина, Аделина Хәбибуллина, Юлия Малова, Зарина Ташева, Рената Әхмәтҗанова, Луиза Батыргәрәева, Дарья Урусова һәм Илһам Дәүләтшинның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, җанлы музыка әниләрнең күңелен бик дулкынландырды. Сәхнәдә Аделина Хәбибуллина, Дарина Романова, Камил Кәлимуллин, Диана Нуруллина, Яна Асанбаева башкаруында лирик һәм дәртле җырлар яңгырады. Хор бүлекчәсенең беренче сыйныфы балалары чыгыш ясаган мәл бик дулкынландыргыч булды. Тамашачылар яраткан “Антре” коллективы да читтә калмады. Биючеләр дә кичә дәвамында күңелле атмосфераны сакларга ярдәмләштеләр. Аларның иң яшьләре осталыкларын “Банана мама” биюендә күрсәттеләр. Латыш, рус, чуваш, башкорт халык биюләрен, шулай ук “Капитошка” композициясен тамашачылар яратып карады. Аделия Латыйпованың “Белая птица” чыгышы кичәнең триумфына әйләнде. Ахырда сөйкемле Эльза Канзафарова кызы Полина белән музыкаль күчтәнәч бүләк иттеләр.
Бу концертка безнең балалар аеруча җаваплы карадылар. Номерларда 160 бала катнашты. Рәсем бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр эшләреннән “Әнием портреты” күргәзмәсе җәелдерелде.
Кадерле район халкы, хөрмәтле кунаклар! Концертларга килегез, яшь талантларны хуплагыз. Алар бик тырышалар, тамашачыларны, яраталар һәм көтәләр. Ә мәкаләне укучының иҗади эшеннән алынган сүзләр белән тәмамлыйсым килә:
“Әнием безне ялгызы тәрбияләп үстерә, тормыштагы барлык авырлыкларга карамастан, ул яратучы әни бирә алганнарның барысын бирергә тырыша. Барыгызны әниләрегезгә кайгы-хәсрәтләрдән саклаячак күңел җылысы һәм якты кояш нурын бүләк итәргә чакырам.
Регина ВОРСИНА, Балалар сәнгать мәктәбе директоры.
Читайте нас: