+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 декабрь 2018, 12:12

Каһарман якташны онытмыйбыз

17 декабрьдә Советлар Союзы Герое Василий Ильич Утинның тууына 100 ел тула.Ул Бөгәбаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Кушнаренко авылында авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1939 елдан 1940 елның гыйнварына кадәр Бөгәбаш тулы булмаган урта мәктәбендә укытучы, аннан соң район халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшли. 1940 елның 15 гыйнварында армиягә алына һәм СССР эчке эшләр халык комиссариаты гаскәрләренә җибәрелә.

17 декабрьдә Советлар Союзы Герое Василий Ильич Утинның тууына 100 ел тула.
Ул Бөгәбаш авылында крестьян гаиләсендә туа. Кушнаренко авылында авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1939 елдан 1940 елның гыйнварына кадәр Бөгәбаш тулы булмаган урта мәктәбендә укытучы, аннан соң район халык мәгарифе бүлеге инспекторы булып эшли. 1940 елның 15 гыйнварында армиягә алына һәм СССР эчке эшләр халык комиссариаты гаскәрләренә җибәрелә.
СССР эчке эшләр халык комиссариаты гаскәрләренең Украина ССРының эчке эшләр халык комиссариатының 2нче чик буе отрядының 14нче чик буе заставасында чик буе сакчысы булып хезмәт итә. Кызыл Армиянең Бессарабиягә һәм Төньяк Буковинага азат итү походларында катнаша. 1940 елның 28 июнендә полкташларыннан беренче булып Днестр ны кичә һәм элекке Румыния ярына Кызыл байрак кадый.
1941 елның апреленнән 3нче чик буе комендатурасының ВЛКСМ бюросы секретаре, ә маеннан алып чик буе заставаларының берсендә политрук урынбасары булып тора.
Сугышның беренче көннәреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында була. 1941 елның декабрендә разведка төркеме составында безнең якташ Донецк өлкәсенең Софьино-Раевка читенә үтеп керә, дошман казарма итеп биләгән ике катлы йортка сиздерми генә якынлаша һәм тәрәзәсенә граната ыргыта. Аннан соң уннан артыграк фашистны дөмектерә. Куалаучыларга ата-ата үзенекеләр ягына барганда пулемет күреп ала. Сиздерми генә барып бер пулеметчыны үтерә, икенчесен әсирлеккә ала.
Сугышларның берсендә политрук ярдәмчесе флангларның берсендә ялгызы гына эшчәнлек итә. Ике сәгать дәвамында, янында миномет снаряды шартлаганчыга кадәр, дошманга ут яудыра. Кыйпылчыклар аның кулын өзә. Әмма ул, көчле авыртуны җиңеп, аягүрә баса һәм өндәп кычкырып алга ташлана, шуның белән полкташларын хәлиткеч атакага күтәрә. Полк тарафыннан сугышчан бурыч үтәлә, әмма герой җиңүле мизгелгә кадәр яши алмый - күкрәге үлемечле яралана, ул 1941 елның 10 декабрендә сугышчан иптәшләренең кулында һәлак була. Аңа нибары 22 яшь була.
Илебез Василий Ильич Утинның батырлыгын югары бәяли. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1942 елның 23 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Василий Утин чик буе заставасы составына мәңгелеккә кертелде, ул анда хезмәт иткән. 1964 елда 94нче чик буе заставасына аның исеме бирелә. Донецк өлкәсенең Шахтер районы Камышатка авылында В.И.Утинга һәйкәл урнаштырылган, урындагы мәктәпкә аның исеме бирелгән. Герой Камышатка авылының туганнар каберлегендә җирләнгән.
Туган илендә Бакалы районында төзекләндерелгән матур урамнарның берсе аның исемен йөртә. Район үзәге паркында геройлар аллеясендә һәм Бөгәбаш авылының үзәк урамында истәлекле стела урнаштырылган. Михайловка мәктәбендә данлы якташыбыз турында биография материалы саклана. Аның исеме бакалыларның хәтерендә изге саклана.
Читайте нас: