+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 декабрь 2018, 12:21

Талантлы кеше кайда да талантлы

Талантлы кеше кайда да талантлы. Районның үзәк китапханәсендә РФ һәм БРның Журналистлар берлеге әгъзасы, республиканың “Кызыл таң” гәзитенең штаттан тыш үз хәбәрчесе, күпсанлы әдәби һәм публицистик китаплар авторы В.З.Мәҗитова белән очрашып, район китапханәчеләре һәркемгә таныш бу сүзләрнең дөреслегенә чираттагы тапкыр инандылар.

Талантлы кеше кайда да талантлы. Районның үзәк китапханәсендә РФ һәм БРның Журналистлар берлеге әгъзасы, республиканың “Кызыл таң” гәзитенең штаттан тыш үз хәбәрчесе, күпсанлы әдәби һәм публицистик китаплар авторы В.З.Мәҗитова белән очрашып, район китапханәчеләре һәркемгә таныш бу сүзләрнең дөреслегенә чираттагы тапкыр инандылар.
Венера Земфировна Илеш районының Иске Кыргыз авылында туган. Әдәби иҗат белән балачактан мавыга – 6нчы сыйныфтан районның “Маяк” гәзитенең яшь хәбәрчеләр мәктәбендә шөгыльләнә, мәктәптән соң педагогия училищесын, аннан БДПУны “бик яхшы”га тәмамлый. Башта шигырьләр яза, аннан соң прозага күчә. Беренче “Туйга өч көн кала” хикәяләр җыентыгы 2013 елда дөнья күрә. Бер-бер артлы “Төн артыннан көн туа”, “Илешемнең данлы кешеләре”, “Чәчәк атты сирень”, “Сарьян эзләре буйлап...”, “Бер адым”, «Өй ашлары», «Хуҗабикә» китаплары басыла. Венера - Татарстанның Журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге «Бәллүр каләм» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә җиңүче.
Эштән тыш, бүгенге көндә аның мавыгулары бик күп: бакчачылык, сәламәт яшәү рәвеше, кулинария сәнгате серләре. Ул – ВКонтакте, Инстаграмм социаль челтәрләреннән актив файдаланучы, һәм аңа язылучыларның саны көннән-көн арта. Алар арасында бакалылар да күп. Журналист Бакалыга аеруча зур теләк белән килүен билгеләде, чөнки район белән аны үзенчәлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Бу, беренче чиратта, танылган якташыбыз Нәҗип Асанбаев, ул язучы белән шәхсән таныш була һәм аның турында мәкаләләр циклы яза, әдипнең кече туган иле Ахман авылында берничә тапкыр була. Язучы ачык күңеле, Туган иленә карата мәхәббәте, тормышны яратуы белән гомерлеккә әсир итә аны.
Икенчедән, берничә ел Венера “Кызыл таң” гәзитенең безнең райондагы штаттан тыш хәбәрчесе булды, районның һәр почмагын диярлек белә. Аның кызыксынулары, чагу материаллары нәтиҗәсендә республика басу һәм фермаларның иң яхшы эшчәннәре, тату гаиләләр, мавыгучан кешеләр турында белде. Монда аның дуслары күп, ул аралашуын дәвам итә.
Очрашуда Венера үзенең яраткан эше, иҗаты, кызыклы кешеләр, якташлары белән очрашулары, республика районнары буенча эш сәфәрләре, шәхси тормышы һ.б. турында сөйләде. Әмма очрашуның төп максаты милли ашлар әзерләгә һәм йорт хуҗалыгы алып баруга багышланган китапларын презентацияләү булды. Бу китаплар Казан шәһәрендә татар телендә басылган һәм төрле яшьтәге хатын-кызлар арасында популярлык яулады. Бу аңлашыла да, һәр хатын-кыз кул астында булган продуктлардан тәмле һәм төрле ашлар пешерергә тели. Китапка язылган барлык рецептлар, чын хуҗабикәләр тормышыннан алынган, автор аны үзе күптапкырлар тәмләп караган. Әйтергә кирәк, “Өй ашлары”нда Нагайбак авылында яшәүче М.А.Мартынованың эремчек ясау рецепты бар. Менә шулай, Мария Афанасьева, сезнең рецепттан илнең барлык почмакларында 5 меңнән артыграк хуҗабикә файдалана инде, чөнки Мәҗитованың китаплары Башкортстанда гына түгел, бәлки Татарстанда, Ерак Көнчыгышта, Калининградта да бик популяр.
Язучы талантыннан башка, Венера оста сөйләүче сәләтенә дә ия - ике сәгать дәвамында аны кызыксынып тыңладык. Очрашу күп уңай эмоцияләр китереп кенә калмады, бәлки В.З.Мәҗитованың китапларын аның автографы белән сатып алу мөмкинлеге бирде. Коллегабыз - журналистка иҗади уңышлар, яңа кызыклы китаплар телибез!
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА
Читайте нас: