+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 декабрь 2018, 11:35

Без бергә!

Бакалыдагы Балалар сәнгать мәктәбе безнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм укучылар өчен халыкара инвалидлар көненә багышланган “Без бергә!” дәресе оештырды.
Бакалы коррекцион мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр Рамазан Исламов, Нурлан Шәһадәтов, Айнур Габидуллин, Ирина Нурисламова, Диана Чернова, Рәмзилә Закирова һәм педагог А.В.Железкова Балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән “Айлы төн” һәм “Диңгездә кояш баюы” дигән бик матур эшләр ясадылар. Ихлас күңелдән һәр көннең яңа көч һәм рухлану, яхшы кәеф һәм тормышка шатлану тойгысы алып килүен телибез. Кызыксынулар һәм мавыгулар, күңелгә хуш килгән шөгыльләр һәм игелекле эшләр күп булсын. Мәктәбебез сезнең өчен һәрвакыт ачык.
Айсылу ДАУТОВА, рәсем сәнгате преподавателе.
Читайте нас: