+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 декабрь 2018, 11:31

Чикләнмәгән тормыш

Халыкара инвалидлар көне алдыннан «Олимп» ФСКда мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашлыгында спартакиада узды.Ярышларда 40тан күбрәк спортчы, шул исәптән психоневрологик интернат һәм коррекцион мәктәп командалары катнашты. Чараны районның инвалидлар җәмгыяте рәисе А.Б.Зотов ачты. Александр Борисович җыелучыларны сәламләде һәм барысына уңышлар һәм җиңү теләде.

Халыкара инвалидлар көне алдыннан «Олимп» ФСКда мөмкинлекләре чикле кешеләр катнашлыгында спартакиада узды.
Ярышларда 40тан күбрәк спортчы, шул исәптән психоневрологик интернат һәм коррекцион мәктәп командалары катнашты. Чараны районның инвалидлар җәмгыяте рәисе А.Б.Зотов ачты. Александр Борисович җыелучыларны сәламләде һәм барысына уңышлар һәм җиңү теләде.
Ярышлар параллель рәвештә үткәрелде – катнашучылар барлык спорт төрләрендә: шашка, дартс, армрестлинг, өстәл теннисы, электрон винтовкадан атуда чиратлап чыгыш ясадылар. Берәүләр шашка уйнаганда, икенчеләр дротик, өченчеләр мишеньгә төбәп аттылар. Шулай итеп, барлык катнашучылар активлык күрсәттеләр.
Ярышларны оештыручылар – Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты ассызыклаганча, төп бурыч - кеше мөмкинлекләренең чиге булмавын күрсәтү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне физкультура белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, алар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Спорт һәрвакыт кешеләрне берләштерә. Баталияләрдә катнашучылар белән муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев очрашты һәм аралашты. Ул аларда спорт көндәшлеге рухы гына түгел, бу чара турында иң яхшы хатирәләр дә калачагына ышаныч белдерде. Җиңүчеләр һәм призчылар истәлекле бүләкләр һәм мактау грамоталары алгач, бигрәк тә.
Инвалидлар көненә багышланган чара моның белән генә тәмамланмады. Балалар иҗат йортында “Игелек дөньяны коткарачак” исемле бәйрәм концерты күрсәтелде, аны сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән учреждениеләрнең иҗади коллективлары әзерләде.
Җырлар, биюләр, сәхнә күренешләре белән шундый гаҗәеп чара бер сулышта үтте. Рушана Фәттахова, Эльмира Алимова, Лилия Калиева һәм башка күпләр талантлары белән тамашачыларны шатландырдылар.
Җыелучыларга сәламләү сүзе белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү филиалы бүлекчәсе мөдире Э.Р.Фәттахова мөрәҗәгать итте. Эльвира Рифкатовна балаларга, бернинди шартларга карамастан, арытаба да шулай тормышны яратучы кешеләр булып калуларын, үз көчләренә ышануларын һәм максатларына ирешүләрен теләде.
Чара кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның әти-әниләренә - район һәм республиканың рәсем һәм иҗади эшләр конкурсларында катнашучы-призчыларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәсәлән, Рузана Садыйкова “Ел символы” эше белән, Альмир Насыйпов “Язгы кояш” “Мин һәм минем гаиләм” республика конкурсында җиңүчеләр исәбенә керделәр, ә Дилиана Яушева - “Минем гаилә” фотоэше, Родион Кириллов “Буада” эше өчен бу конкурсның сертификатларына ия булдылар.
Илсур Хәкимов.
Читайте нас: