+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 декабрь 2018, 19:10

Әти кешенең кулыннан барысы килә

Токбердылы Валерий Мавлиев турында без 2016 елда “Токберды – бакчадагы... арена” исемендәге мәкаләдә язып чыккан идек. Анда сүз гади авыл кешесенең бакчасында үз куллары белән 10га 20 метр зурлыгында шугалак ясавы турында барды.

Токбердылы Валерий Мавлиев турында без 2016 елда “Токберды – бакчадагы... арена” исемендәге мәкаләдә язып чыккан идек. Анда сүз гади авыл кешесенең бакчасында үз куллары белән 10га 20 метр зурлыгында шугалак ясавы турында барды. Ике ел үтте, шугалак өченче ел рәттән ясала һәм авыл балаларында һәм үсмерләрендә генә түгел, бәлки якын-тирәдәге яшьләрдә дә популярлык яулый.
Барысы да ничек башлана соң? Валерий Миннигалиевич башта елгада тимераякта шуулары һәм хоккей уйнаулары турында сөйли. Балалар һәм үзе кулларына көрәк, себерке алалар һәм бозны чистарталар, ә соңыннан ул эшкә китә (вахта алымы белән Сургут шәһәрендә эшли), бозга кар сала. Кайта, яңадан чистарта. Шулай бер-ике ел дәвам итә. Балалар үсә, район үзәгенә чын шугалакка барырга телиләр. Көн саен аларны алып бару мөмкинлеге булмый, шуңа күрә үз бакчаларында боз аренасы ясарга карар итәләр. Беренче елда суны ишек алдындагы коедан алалар, әмма су ресурсы тиз бетә. Аннан соң елга суын файдаланырга карар итәләр, елга бакча артыннан гына, 30 метр ераклыкта ага. Шланг, насос сатып алгач, эшләр җайга китә. Дүрт көн дәвамында насос туктаусыз эшли, күпме энергия сарыф ителгәнен үзе генә белә. Бортлы, “Салават Юлаев, командага ышанабыз!”, “Башкортстан” чагу язулар белән зур шугалак шулай барлыкка килә.
Мавлиевларның балары Василий, Анна һәм Семен җитәкчелегендә бүген бозга авылда яшәүче малайлар һәм кызлар җыела. Моннан тыш, анда башка авыллардан да хоккей яратучылар арасында иптәшләрчә очрашулар үтә, мәсәлән, Корыч хоккейчылары берничә тапкыр килгән. Теләге булган һәркем шуарга килә ала, ишек һәркемгә ачык. Чишенү һәм киенү өчен махсус будка, ә тимераякларны саклау һәм киптерү өчен җылытылган мунча алды бар. Валерий Миннигалиевичның арсеналында 20 пардан артыграк төрле үлчәмдәге тимераяк (махсус сатып алган), берничә кәшәкә бар, мохтаҗларның һәркайсына бушлай биреп тора. Бар яктан да якты булсын һәм балалар караңгы кичкә кадәр уйный алсын өчен бу көннәрдә гаилә башлыгы прожекторлар урнаштыру белән мәшгуль.
Элеккечә Мавлиевлар, тормыш иптәше Юлия Анатольевнаны да кертеп, “Салават Юлаев” башкорт командасы фанатлары булып торалар. Телевизор буенча бер генә матчны да калдырмаска тырышалар, Уфага уен карарга еш баралар. Чын хоккейчыларга хас булганча, уллары Василий белән Семенның үз формалары бар, дүрт яшьлек Семаның шууына һәр малай көнләшә ала. Балалар әтиләрен ярата, аның белән горурланалар, җырдагыча “Папа может всё, что угодно” – бу аның турында. Чөнки ул үз куллары белән өй, мич белән беседка төзегән, ихатасына плитка җәйгән .. барысын да санап бетереп булмый.
Валерий Мавлиев кебек мавыгучан кешеләр күбрәк булса иде.
Э.ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: