+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 декабрь 2018, 11:21

Шөрептән алып мини-тракторга кадәр

Төгәл 10 ел элек ул бизнес диңгезендә үзаллы йөзә башлый. Башта бу базарда кечкенә нокта була, анда хуҗалык товарлары белән сәүдә итә башлый. Эш үсеш алгач, тормыш иптәше Мәгънәви Әүхәдиевич, кызы Светлананы һәм улы Ринатны ярдәмгә чакыра. Мәгънәви Әүхәдиевич 25 елдан артыграк ПМК-20дә шофер булып эшләгән, оешмада яхшы шоферлар исәбендә була. Барлык гаилә әгъзаларының хезмәт сөючәнлеге, көйле һәм тату эшләве нәтиҗәсендә ике елдан инде Костин урамында “Всё для дома” хуҗалык магазины төзи һәм ача алалар. Сәүдә ноктасына җитәкчелек итүне ул вакытка эшкуар буларак теркәлгән кызларына ышанып тапшыралар. Эш башлаучы эшкуар буларак, Светлана мәшгульлек үзәгеннән субсидия ала. «Бу зур булмаган - 50 мең сумга якын акча, әмма шулай да дәүләт ярдәме алу куанычлы булды», - ди ул.
Светлана эшкә җитди тотына, товарлар базарын, аларга таләпне өйрәнә, әлбәттә, сыйфатка игътибар итә. Поставкалаучылар, төрле фирмалар, базалар белән сөйләшүләр алып бара. Үз эше урынында ул – җитәкче, сатучы-консультант, кредит белгече, стажлы шофер да. Озак вакытлар зур шәһәрләргә кирәкле товарларга бара, район үзәгеннән авылларга илтә, вакытлар үтү белән, ул эшкә шофер ала. Товарлар ассортименты киңәя һәм авыл кешеләре тарафыннан таләп ителә һәм бу эшкуарларны бизнесларын киңәйтүгә этәрә – 2013 елда Красноармейская урамында “Лидер” магазины ачалар, ул бүген дә уңышлы эшли. Узган елда “Всё для дома” магазины урынына Костин урамында тагын бер яңа, супер заманча ике катлы «Лидер» магазины ачу алдагы адым була. Нәтиҗәдә эшкуарлар үзләрен эш белән тәэмин итеп кенә калмыйлар, бәлки дүрт эш урыны булдыралар.
Бүген барлык шушы өч сәүдә ноктасы бакалыларга гына түгел, районнан читтә дә киң танылу тапты. Лидерлылар көнкүреш техникасының, электр- һәм бензин инструментларының, төзелеш материалларының, бакча инвентареның, мототехниканың, автомобиль таккычларының киң ассортиментын тәкъдим итәләр. Магазиннарда 18 меңнән артыграк төрдәге товарлар: телевизорлар, суыткычлар, газ плитәләре, кер юу машиналары, сантехника, ит аерткычлар, мультиварка, тузан суырткыч, мотоцикллар, скутерлар, велосипедлар, балалар коляскалары, чаналар, кар тазарту машиналары, бензинда эшләүче чапкычлар, су җылыткычлар, газ һәм электр казаннары һәм башкалар бар. Шулай ук биредә төзелеш һәм ремонт өчен катнашмалар, җылыткычлар, ОСБ, гипсокартон кебек һәм башка материаллар сатып алырга мөмкин.
Сәүдә нокталарының уңайлы урыны, ташламаларның сыгылмалы системасы, кичектереп түләү, кредит, берничә банк белән хезмәттәшлек итү, даими сатып алучылар арасында приз уйнату, һәр клиентка индивидуаль якын килү һәм заказ ясауның гадилеге сатып алучыларны җәлеп итә. Телефон буенча яки http//lider24 сайтында элемтәгә керергә һәм кирәкле товарга заказ бирергә мөмкин. Поставкалау эшчеләр тарафыннан иң кыска срокта башкарыла, чөнки төяү, бушату һәм китерү өчен кирәкле барлык техника бар. Магазиннар үзләрендә демократик бәя белән лаеклы сыйфат дәрәҗәсен яраштыралар. Эшкуарның складларына материаллар республиканың, күрше Татарстан, Екатеринбург, Пермь, Волгоград, Түбән Новгород, Мәскәү һәм башка шәһәрләрнең ышанычлы компанияләреннән китерелә.
Уңышка юл җиңел булмаса да, финанс кыенлыкларын, гаилә проблемаларын җиңәргә, бурычка керергә, кредитлар түләргә туры килә, еллар үтү белән Дәүләтовларның гаилә бизнесы ныгый, ныклап аягына баса. Бу аларны чыныктыра гына, һәм аларның бер-берсенең иңен тоючы ныклы гаилә, бердәм фикердәшләр булуын тагын бер тапкыр раслый.
Бүген алар тәҗрибәле һәм уңышлы эшкуарларның берсе, аларның яраткан эшләре бар. Алар шәфкатьлелек белән шөгыльләнәләр. Зилә Гависовна һәм Мәгънәви Әүхәдиевич туган авыллары Катайда, Килкабызда үткәрелүче күп чараларның, авыл һәм район сабантуйлары иганәчеләре. Светлана - яшьләр сәясәте буенча комитет, район хакимияте тарафыннан үткәрелүче чараларның даими иганәчесе. Социаль приютта тәрбияләнүчеләр аны яраталар һәм һәрвакыт көтәләр, ул анда бүләкләр белән еш бара. Редакция коллективы районның “Авыл таңнары” гәзите юбилеен бәйрәм итүдә биргән бүләкләре өчен аңа рәхмәтле.
Моннан тыш гаилә магазин яны территорияләрен төзекләндерү белән актив шөгыльләнә. Менә икенче ел инде Костин урамындагы “Лидер” магазины янына боз шәһәрчеге ясыйлар, чыршы урнаштыралар, анда Көнбатыш микрорайоныннан барлык бала-чага җыела. Красноармейская урамындагы магазинның яңа ел бизәлеше ел саен район үзәгендә иң матурыдыр, мөгаен. Кем әле анда булырга өлгермәгән, барыгыз, сокланыгыз. Бер нәрсәне генә әйтәм, матур гирляндалар, чыршы, яктылык инсталляциясе эшкуарга 300 мең сумнан артыгракка төшкән.
ОГРН 308026921400034.
Читайте нас: