+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 декабрь 2018, 11:29

Бәйрәм кәефе булдырабыз

Яңа елга кадәр санаулы гына көннәр калды. Якынлашып килгән бәйрәмгә илнең барлык шәһәрләрендә, авылларында һәм хәтта кечкенә генә авылларда яңа ел шәһәрчекләре төзиләр.

Яңа елга кадәр санаулы гына көннәр калды. Якынлашып килгән бәйрәмгә илнең барлык шәһәрләрендә, авылларында һәм хәтта кечкенә генә авылларда яңа ел шәһәрчекләре төзиләр. Төрле утлар, уенчыклар, боз таучыклары, җем-җем итеп торган чыршылар белән яңа ел кәефе, чын-чынлап бәйрәмне тою барлыкка килә.
Урманай авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Р.М.Зәкиева менә нәрсәләр сөйләде:
- Безнең авыл Советында да әзерлек тулы көчкә бара. Традиция буенча Яңа ел бәйрәме алдыннан Урманай авылында авыл Советы бинасы алдындагы мәйданда чыршы, гирляндалар урнаштырдык. Хакимият бинасы тәрәзәсенә дә гирляндалар элдек, алар матурлык булдыра һәм халыкка бәйрәм кәефе бүләк итә. Яшел чибәркәй янына кардан ел символы – дуңгыз белән Кыш бабай һәм Карсылу сыннары ясадык, аларны чагу буяулар белән матурладык. Монда бюджет өлкәсе хезмәткәрләре Альфира Хәкимова, Илгиз һәм Илдар Кәримовлар, Светлана Нигъмәтуллина, Зөфәр Минзаһиров, Шәргыя Габдрәфыйкова, Фәния Халисова тырышып эшләделәр. Балалар бакчасы һәм мәктәп коллективлары шулай ук территорияләрендә чыршы бизәделәр. Күп кенә авыл кешеләре үз йортлары янына чыршылар куялар, аларны һәм йортларын гирляндалар белән бизиләр, шуның белән бүгеннән үк инде бәйрәм кәефе булдыралар. Барлык торак пунктларда Яңа ел бәйрәмнәре оештырылачак. Алар һәрвакыт күмәк, кызык һәм күңелле үтә.
Урманай авыл Советы авыл биләмәсе исеменнән районда яшәүчеләрне якынлашып килүче 2019 ел белән тәбриклим! Бу елны зур шатлык һәм елмаеп-көлеп каршылауларын, аны бәхетле һәм матур үткәрүләрен телим.
Читайте нас: