+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 декабрь 2018, 11:54

Матурлык дөньяны коткарыр!

Узган елда эшкуар Альбина Хәмидуллина Бакалыда ачкан «Зара» матурлык салоны районның гүзәл затларына тагын да матуррак һәм сөйкемлерәк булу өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Узган елда эшкуар Альбина Хәмидуллина Бакалыда ачкан «Зара» матурлык салоны районның гүзәл затларына тагын да матуррак һәм сөйкемлерәк булу өчен зур мөмкинлекләр бирә.
Альбина Рәдисовна һөнәре буенча медицина хезмәткәре, 20 елга якын район үзәк дәваханәсендә эшләгән. Әмма һәрвакыт үз эшен ачу хыялы белән яши. Бизнес төрен тиз сайлый, чөнки һәр яшь хатын-кыз кебек, үз-үзен карарга ярата һәм тагын башкаларга матурлык өләшергә зур теләге була аның. Яшь ханымның идеясен тормыш иптәше, зур стажы булган шәхси эшкуар Илмир Җәүдәтович Хәмидуллин («Стройдвор») хуплый, ул бина сатып алу, аны җиһазлау мәсьәләләрен үз өстенә ала. Шулай итеп, ярты ел эчендә «Зара» исемле яңа салон барлыкка килә, ул кыска вакыт эчендә клиентлар арасында танылырга, абруй яуларга өлгерә һәм авылның таләп ителгән матурлык салоннарының берсенә әйләнә.
Салон эченә кергәч, әкияткә эләккәндәй буласың: уңайлы һәм стильле интерьер, эстетик бизәлеш, уңайлы зоналар, югары хезмәтләндерү дәрәҗәсе - барысы күркәм образлар тудырырга булышлык итә. Хәзерге вакытта биредә һөнәрмәндләр, һәр клиентның индивидуальлеген һәм үзенчәлеген нечкә тоя белгән мастерлар эшли. Парикмахер-колорист Оксана Смирнова чәч кисү, буяу, мелирование һәмбиоламинирование һәм башкаларны тәкъдим итә. Тырнаклар сервисы осталары Гөлнур Рамазанова һәм Эльвира Нургалиева тырнакларны ясалма үстереп, югары класслы дизайнлы, СПА-процедуралар белән маникюр ясыйлар, инструментларның стерильлегенә аерым игътибар итәләр. Мастер-лешмейкер Анжелика Кәримова - керфекләрне үстерү, ә перманент макияж буенча мастер Вера Кириленко татуаж белән мәшгуль.
Альбина үзе күрсәткән косметологик хезмәтләр клиентларда бик популяр. Йөзне һәм тәнне тәрбияләү үз эченә төрле процедураларны: чистарту, массаж, пилинг, мезотерапия, биоревитализацияне һәм башкаларны ала. Максималь нәтиҗәлелеккә ирешү өчен, процедуралар гадәттә комплекслы үткәрелә, һәм кыска вакыт эчендә бит һәм тән тиресе яхшыра һәм тартыла, сырлар языла. Медик буларак, Альбина зурларны үзләренекенә генә түгел, балаларның тән тиресенә дә сакчыл карарга чакыра.
Моннан тыш, салонда балавыз һәм шикәр эпиляциясе ясатырга, колак тиштерергә, кашларны матурларга, целлюлитны бетерергә, тән авырлыгын киметергә ярдәм итүче төрле СПА-процедуралар алырга була. Биредә хезмәт күрсәтүгә бүләк сертификаты, үз илебезнең, Германия һәм Израил фирмаларының һөнәри косметикасын сатып алырга мөмкин. «Зара»да хезмәтләр спектры шулкадәр киң, Бакалы хатын-кызларының бер җирдә күп хезмәтләр, шулай ук грамоталы белгеч, башкаланың салон бизнесының иң яхшы мәктәпләрендә укыган Альбина Рәдисовнадан рекомендацияләр алу мөмкинлеге бар.
Яшь ханым уңышлы бизнес-леди генә түгел, яхшы әни һәм хатын да. Ул осталар кулларының тылсымын үзегездә тою, заманча косметология яңалыклары нәтиҗәсен бәяләү һәм үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне яшьлек, сәламәтлек һәм матурлык белән шатландыру өчен барыгызны «Зара»га чакыра.
ОГРН 317028000126240.
Ярамаска мөмкин, белгеч белән киңәшләшегез.
Читайте нас: