+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2018, 16:39

Барысы өчен рәхмәт әйтәбез

Әни, Әнкәй... Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең яратып, назлап, кадерләп әйтә торган иң татлы сүзе шушыдыр. Дөньяда әниләрдән дә ягымлырак, изгерәк, олы йөрәклерәк кешеләр юктыр. Безгә гомер бүләк итүче, яшәү көче бирүче, матурлык, игелекне күрә, тоя белү тойгысын күңелләребезгә иңдерүче дә – газиз әнкәйдер.

Әни, Әнкәй... Җир йөзендә яшәүче һәр кешенең яратып, назлап, кадерләп әйтә торган иң татлы сүзе шушыдыр. Дөньяда әниләрдән дә ягымлырак, изгерәк, олы йөрәклерәк кешеләр юктыр. Безгә гомер бүләк итүче, яшәү көче бирүче, матурлык, игелекне күрә, тоя белү тойгысын күңелләребезгә иңдерүче дә – газиз әнкәйдер.
Үземнең газиз әнием Кадыйрова Фирая Миргасыйм кызы да – нәкъ шушы асыл сыйфатларны киң күңеленә сыйдырган үрнәкле әниләрнең берсе. Аның кебек күркәм холыклы кешеләрне бүгенге көндә бик сирәк очратасың.
Фирая Миргасыйм кызы 1948 елның 17 декабрендә Яңа Корыч авылында туа. Иске Корыч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетына читтән торып укырга керә. Гүрдебаш башлангыч мәктәбенә юллама белән укытырга җибәрелә. Алга таба аны Яңа Маты сигезьеллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәләр. Биредә әниебез бар күңелен биреп, укучыларының уңышларына сөенеп, борчуларын уртаклашып, 40 елга якын намуслы хезмәт куя. Ул авылыбызның берничә буын кешеләренә аң-белем биреп, зур ихтирам яулады. Укучылары да аны олы йөрәкле булганы, һәр балага үзенчә ягымлы карашы өчен яраттылар. Ул – педагогик хезмәт ветераны.
Бүген әниебезнең 70 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан изге теләкләребезне җиткерәсебез килә.
«Әни! Син гомер буе туган илеңә, туган җиреңә намуслы хезмәт иттең. Акыллы, ярдәмчел, һәр кешегә игътибарлы, киң күңелле, олы җанлы булганың өчен якыннарың, туганнарың, хезмәттәшләрең арасында абруең зур синең! Рәхмәт, әни, әтиебез Мәгъфурҗан Хаҗиәкрәм улы белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстердегез. Син – гаиләбезнең ышанычлы терәге, ярдәмчел, һәрвакыт безнең өчен тырышып яшисең. Инде тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, сез әти белән һаман «балалар» дип янып-көеп яшисез. Сезнең алда баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әниебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сиңа!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!»
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, туганнарың һәм якыннарың исеменнән кызың Гөлшат Нургалиева.
Читайте нас: