+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2018, 16:37

Дәүләт хезмәтләре күрсәтәбез

Пенсия фонды, халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү күләме буенча лидерларның берсе буларак, заман белән бергә атларга һәм аларны алуда гражданнарның юлын максималь җиңеләйтергә омтыла.

Пенсия фонды, халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтү күләме буенча лидерларның берсе буларак, заман белән бергә атларга һәм аларны алуда гражданнарның юлын максималь җиңеләйтергә омтыла. Нәкъ Русия Пенсия фондына катлаулы социаль мәсьәләләрне: пенсияләр билгеләү һәм аларны түләүне финанслау, социаль түләүләр, социаль программаларны финанслау, Пенсияләрне кушма финанслау, ана (гаилә) капиталы программаларын тормышка ашыруда лаеклы ышаныч күрсәтелә.
Бүген Русия Федерациясе Пенсия фондының Бакалы районындагы идарәсе районның 9686 пенсионерына, 5 меңнән күбрәк социаль түләүләр алучыларга, 30 меңнән артыграк страховкаланучыларга дәүләт хезмәтләре күрсәтә һәм хезмәтләндерә, районның 230дан артыграк страховкалаучысыннан ай саен эшчеләр турында отчетлар (СЗВ-М) кабул итә. 2006 елның 29 декабрендәге “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында” 256нчы Федераль законны тормышка ашыра башлаганнан алып 2156 гаилә ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатлары алды, алардан 1423 гаилә аны торак шартларын яхшыртуга, белем алуга тулысынча тотты. Ай саен пенсия һәм социаль түләүләр алуга 123 млн сум акча түләнелә.
Русия Пенсия фонды идарәсендә клиентларны вакытында һәм сыйфатлы хезмәтләндерү өчен барлык шартлар: клиентлар хезмәте залында терминал урнаштырылды, компьютер бар, клиентлар хезмәте белгечләренә алдан язылу алып барыла, гражданнарны Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасына (ЕСИА) теркәү тормышка ашырыла, ягъни клиентлар сервисы актив үсеш ала, бу - Русия Пенсия фонды (РПФ) сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша страховкалаучылар һәм гражданнар белән үзара электрон эшчәнлек. 2018 елда клиентлар хезмәте белгечләре тарафыннан пенсия һәм социаль тәэмин ителеш мәсьәләләре буенча 12,5 меңнән артыграк мөрәҗәгать кабул ителде.
Идарә коллективының көйле эше нәтиҗәсендә куелган барлык бурычлар вакытында хәл ителә. 2017-2018 елларда 1,5 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүнең страховкасыз чорлары буенча гражданнарга пенсия исәпләү буенча зур эш башкарылды. 3 меңнән күбрәк гариза кабул ителде һәм каралды. Пенсионерларның авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан күбрәк ел эш стажы булуын ачыклау буенча эшләр кыска вакытта үткәрелде.
Мәгълүмат бирү-аңлату эше максатларында көн саен белгечләр тарафыннан гражданнар кабул ителә, авыл биләмәләре территорияләрендә күчмә кабул итүләр оештырыла, клиентлар хезмәте залында лифлетлар рәвешендә полиграфия продукциясе даими яңартыла һәм урнаштырыла. Мәгълүмат район гәзите битләрендә һәм урындагы телевидениедә урнаштырыла, РПФ идарәсе шулай ук муниципаль район хакимияте, күпфункцияле үзәк, ЗАГС, опека һәм попечительлек органнары, Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, суд приставлары хезмәте, ветераннар советы, Мәшгульлек үзәге белән тыгыз хезмәттәшлек итә. РПФның Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе тарафыннан ай саен безнең гражданнар өчен бушлай “Ветеран” журналы бирелә.
РПФ идарәсе коллективы бердәм, эшкә сәләтле, тату. Халык белән эшләү бик җаваплы һәм кирәкле. Якынлашып килүче яңа елда 2019 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк пенсия законнарындагы үзгәрешләрне тормышка ашыру буенча яңа бурычлар тора.
Кадерле коллегалар, хөр-мәтле ветераннар! Сезне Русия Пенсия фонды булдырылу көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас тәбриклим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, бәхет, хезмәттә уңышлар, оптимизм һәм иминлек телим!
Ләйсән ЯКОВЛЕВА, идарә начальнигы.
Читайте нас: