+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2018, 16:29

“Факел”да товарлар ассортименты бай

Һәр бакалылы гомерендә бер тапкыр булса да Бакалыдагы газ җиһазлары, сантехника, су белән тәэмин итү, канализация өчен товарларның киң ассортименты һәм шулай ук көнкүреш техникасы сату буенча махсуслашкан “Факел” магазиннарына мөрәҗәгать иткәндер.

Һәр бакалылы гомерендә бер тапкыр булса да Бакалыдагы газ җиһазлары, сантехника, су белән тәэмин итү, канализация өчен товарларның киң ассортименты һәм шулай ук көнкүреш техникасы сату буенча махсуслашкан “Факел” магазиннарына мөрәҗәгать иткәндер.
Сәүдә ноктасы хуҗалары Константин һәм Людмила Рыцевлар үзләрен эшләренең чын осталары итеп күрсәттеләр. Бизнесларын алар 2007 елда ачалар, дәүләттән бернинди дә ярдәм көтеп тормыйлар, бары тик үз көчләренә һәм матди мөмкинлекләренә генә таяналар. Даими эзләнүләр юлы белән ассортиментны камилләштерәләр һәм киңәйтәләр, сыйфатлы һәм ышанычлы товарлар җитештерүне һәм кайтаруны тормышка ашыручы кулай партнерлар эзлиләр. Еллар үтү белән ассортимент киңәя. Районда яшәүчеләрнең таләбен исәпкә алып, икенче нокта ачалар. Магазиннарда ташламалар һәм түбән бәягә сатулар еш оештырыла. Мисалга, эшкуарлар бу Яңа ел алды көннәрендә акция* игълан иттеләр - зур товар (суыткыч, газ плитәсе яки кер юу машинасы) сатып алганда, бүләк бирәләр.
“Факел”да матур, уңайлы, хуҗаларның ныклы кулы сизелә. Сатучылар Гөлнара Мусина һәм Ринат Сәхәпов та тырыш хезмәткәрләр, һәр сатып алучы турында хәстәрлек күрәләр. Алар кирәкле товар сатып алырга ярдәм итәләр, консультация бирәләр, игътибар белән тыңлыйлар һәм ягымлы хезмәтләндерәләр. Әлеге вакытта чыршы уенчыклары, гирляндалар сатып алырга теләүчеләр күп, магазинда аларның төрлесе бар.
Рыцевлар вакыт белән бергә атлыйлар, өзлексез яңаны эзлиләр. Техника һәрвакыт камилләшеп тора, җитештерүчеләр һәр ел саен диярлек газ җиһазларының, сантехниканың, су белән тәэмин итү җиһазларының һ.б. чираттагы модификациясен эшләп чыгаралар. Конкуренцияне саклау өчен, эшкуарлар, сатып алучыларның теләкләрен исәпкә алып, шушы өлкәдәге яңалыкларны даими күзәтәләр. Константин Николаевич күбрәк оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә, ә Людмила Николаевна компьютерны камил белә, бухгалтерияне һәм исәп-хисапны алып бара, салым дисциплинасының күзәтелүенә җавап бирә.
Эшнең яңа формаларын эзләү белән бергә иганәчелек турында да онытмыйлар. Үтенеч белән мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә тырышалар. Мәсәлән, сабантуйга, юбилей даталарына, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә үзләренең кече туган илләренә һәрвакыт ярдәм итәләр. Үмерлеләр һәм яңаилеклеләр Рыцевларны юмарт һәм киң күңелле кешеләр буларак беләләр.
Рыцевларның төп байлыгы - балалары. Уллары Максим һәм кызлары Светлана УДНТУны тәмамладылар, белгечлекләре буенча эшлиләр. Киленнәре Яна - табибә. Барысы да гаилә бизнесын үстерүгә саллы өлеш кертәләр. Аларны гомуми кызыксыну - спорт берләштерә. Гаилә башлыгы - хоккей буенча районның җыелма командасы әгъзасы, кызлары мәктәптә укыганда ук волейбол белән мавыга, мәктәпнең, районның, университетның намусын яклаган, ә хәзер “Башнефть добыча” оешмасында уйный. Моннан тыш, аларның барысы да тау чаңгысында бик яхшы шуа.
Алга таба да аларга халыкны хезмәтләндерүдә уңыш юлдаш булсын, бәхет һәм ныклы сәламәтлек алыштыргысыз тормыш юлдашы булсын!
ОГРН 30802691850050.
Читайте нас: