+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2018, 16:36

Кешеләр арасында һәм кешеләр өчен

Вәис Галимҗанович Ахуновка 80 яшь тулды. Бакалыларның өлкән буыны арасында аны белмәүчеләр аздыр, мөгаен: районда ул хөрмәтле һәм абруйлы кеше.

Вәис Галимҗанович Ахуновка 80 яшь тулды. Бакалыларның өлкән буыны арасында аны белмәүчеләр аздыр, мөгаен: районда ул хөрмәтле һәм абруйлы кеше.
50 елдан артыграк ветеран район иминлеге өчен чын-чынлап эштә “кайнады”. Яшь вакыттан ук аңа җаваплы җитәкче вазыйфаларын ышанып тапшырдылар. Тәкъдим иткәндә, икътисад һәм финанс өлкәсендә һөнәри белеме, аны практикада куллана белүе, җаваплылыгы, җитдилеге, эшкә уйлап якын килә белүе исәпкә алынды. Иң мөһиме - тормышның барлык күпкырлылыгын һәм катлаулылыгын күрә белү сәләте, кешеләргә карата хөрмәтчел мөнәсәбәте. Аның йөрәге төрле кешеләрнең - орденга ия булучылардан алып тормыш юлыннан тайпылучыларга кадәр - хәстәрлеген һәм ышанычларын якын кабул итте. Шушы бәяләп бетергесез сыйфатлар аңа ана сөте белән сеңгән, һәм гомере буе ул аларны саклап кала. Шунлыктан аңа лидер язмышы насыйп була да. Кешеләрнең дә яхшылары гына очрый.
Билгеле булуынча, гомерне әзер сукмактан үтәргә дә, үзеңнекен булдырырга да мөмкин. Вәис Галимҗанович күбесенчә авыр юлдан беренче үтүчеләр исәбеннән. Илдә әле каты планлы икътисад белән социализм була, ә ул хезмәт эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк производствода икътисади рычаглардан файдалана. Совхоз икътисадчысы буларак, Катай дуңгызчылык комплексында эшкә мондый якын килүне беренче тапкыр һәм уңышлы куллана. Грамоталы матди дәртләндерү нәтиҗәсендә анда терлекчеләр моңа кадәр күрелмәгән күрсәткечләргә ирешәләр: ел саен 15 мең центнер дуңгыз ите җитештерелә.
Аннан соң “Совет” колхозында хезмәт куя. Һәм “Урын кешене түгел, кеше урынны бизи” дигән мәкаль кабат раслана. Уртача гына хуҗалык Вәис Галимҗанович җитәкчелегендә продукция җитештерүне арттыра башлый.
Әмма бу әле старт баскычлары гына була. 1977 елда перспективалы җитәкчене районның иң зур хуҗалыгына - Бакалы совхозына директор итеп билгелиләр. Совхоз тулы көчкә эшләсен өчен, берничә торак пункттагы төрле милләт кешеләрен мобилизацияләргә туры килә. Бу вакытка команда-административ ресурслар, иске стимуллар һәм идарә итү алымнары тиешле нәтиҗә бирми инде. Һәм кабат җитәкче игътибарны хезмәткә түләүнең уйланылган системасына юнәлтә. Икътисади нигезләнгән бурычлар терлекчеләргә, механизаторларга планнарны 40-50 процентка арттырып үтәү, шулай булгач, планнан тыш алынган продукция өчен түләүне дә икеләтә күләмдә алу мөмкинлеге бирә. Буш лозунглар түгел, җитәкченең кыю карарлары майга баткан махсус киемнәрдәге һәм эш халатындагы эшчәннәрне рухландыра.
Үз тирәсенә белгечләрнең көчле командасын туплап, башкаручанлык һәм эш рәтенә төшенүне таләп итеп, Вәис Галимҗанович биредә дә нәтиҗәле эшли. Кабинетта планерка үткәрү белән генә чикләнеп калмый, көн дәвамында мастерскойларда, фермаларда шәхсән була, халык белән аралаша.
Бакалы совхозы төп хуҗалыкларның берсе һәм район өчен кадрлар әзерләү үзәге, резервы да булды. Әгәр анда эшләр яхшы бара икән, димәк, җитәкче районны да алга алып бара ала. Табигый ки, 1980 елда район Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфасына кандидатура турында мәсьәлә килеп баскач, Ахуновны сайлыйлар. Шушы җаваплы постта дүрт ел эшләү чоры район хуҗалыкларында, район үзәгендә фермалар, ремонт мастерскойлары, мәдәният йортлары, мәктәпләр, ФАПлар, магазиннар, торак төзелешләренең зур күләме белән билгеләнә. Средстволар юллыйлар һәм предприятиеләребез һәм хуҗалыкларыбыз исәбенә хуҗалык алымы белән күп төзиләр.
Эш буенча миңа аның чыгышларын, шул исәптән колхоз җыелышларында, күптапкырлар тыңларга туры килде. Ул аңлаешлы итеп сөйли белде, лексиконында буш сүзләр булмады, ул авыл кешеләре алдына перспективага олуг бурычлар куймады, саннарга һәм фактларга гына таянып, максатка ирешү юлларын анык чагылдырды. Кешеләр ничек эшлисең, шулай яшисең икәнлеген аңладылар.
Аның хезмәт биографиясендә бетенләй яңа оешма – “Полив” берләшмәсе дә була, аңа нигез ул эшләгән чорда салына. Дүрт елдан соң ремонт мастерское, гаражлар һәм башка биналар белән заманча предприятие калдыра.
1988 елда ул яңа булдырылган “Сөн” совхозын җитәкләде. Һәм кабат кыска гына вакыт эчендә анда барлык кирәкле производство объектлары: машина-трактор мастерскойлары, техника өчен гаражлар, яңа ындыр табагы төзелде, машина-трактор паркы ныгытылды, хуҗалык алымы белән Корыч-Каран һәм Токберды авылларына юллар салынды. Катай авылында урамнарга асфальт түшәү белән күп шөгыльләнәләр, суүткәргечне яңарталар. Ә иң мөһиме - совхоз кабат алдынгылар исәбендә була.
90нчы елларда ул Социнвестбанк бүлекчәсе идарәчесе була һәм 14 ел аңа җитәкчелек итә. Барлык шушы вакыт эчендә бүлекчә операцияләр күләмен даими арттыра, агросәнәгать комплексына актив булышлык күрсәтеп, банк хезмәтләрен камилләштерә.
Элекке коллегалары аны рәхмәтләр һәм хөрмәт белән искә алалар, ул алар өчен чын җитәкче-остаз була. КПСС райкомы бюросы әгъзасының, ул анда 12 ел дәвамында сайланды, район Советы Президиумы әгъзасының абруен шулай ук бакалыларның көндәлек хәстәрлекләрен уңай һәм мөмкин кадәр тизрәк хәл итүгә юнәлтте.
Талантлы җитәкченең, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручының хезмәт өлеше югары бәяләнде - ул районның Почетлы гражданины югары исеменә лаек булды.
Олы яшьтә булса да, ул эшсез тормый, бу көннәрдә үз магазинын яңарту белән мәшгуль.
Вәис Галимҗанович гаилә тормышында да бәхетле. Пенсиягә кадәр иргә дә, хатынына да күп вакытларын эшкә, җәмәгать бурычларына багышларга туры килә. Шул ук вакытта канәгатьсезлек белдерү турында сүз дә була алмый – өйләрендә һәрвакыт җылы мөнәсәбәт, ихлас үзара аңлашу һәм ярдәм хакимлек итә. Яратучы ир белән хатын бер-берсенә ныклы таяныч булалар һәм барысын да җиңәләр. Элеккеге кебек, хәзер дә аларның өйләре дуслары, туганнары белән тула, кунакчыл хуҗалар алар белән табигать кочагына чыгалар, туган як буенча сәяхәт итәләр. Боларның барысы аларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнергә, төрле ярышларда катнашырга комачаулык итми, чаңгы юлында аларны еш күрергә мөмкин. Тормыш иптәше Хәүлә Мәхмүтовна белән ул һәм кыз үстерделәр, аларга лаеклы белем алырга һәм тормыштан ышанычлы барырга, кешеләргә файдалы булырга ярдәм иттеләр. Илдар Төньякта инженер булып хезмәт куя, Гүзәл гаиләсе белән Мәскәүдә яши, әнисе сукмагыннан китте, табиб булып эшли. Оныклары Лиана һәм Милана 4нче сыйныфта укыйлар, уку алдынгылары, Айдар һәм Самина мәктәпкә барырга әзерләнәләр.
«Алтын бөртекләп җыела» дигән билгеле гыйбарә бар. Бәхет, уңыш та шулай тырышлык һәм эшкә зур сәләтлелек күрсәткән кешеләргә генә килә. Вәис Галимҗанович шундыйлардан һәм барысына да үз хезмәте белән иреште.
Ләлә РАМАЗАНОВА.
Читайте нас: