+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2018, 16:32

Сыйфат өчен эшлибез

Энергетик көне – кулланучыларга электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару, тапшыру һәм сатуны үз эченә алган сәнәгатьнең барлык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Энергетик көне – кулланучыларга электр һәм җылылык энергиясен эшләп чыгару, тапшыру һәм сатуны үз эченә алган сәнәгатьнең барлык хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.
Иң кирәкле уңай-лыкларның берсе – йортларда, дәва-ханәләрдә, мәктәпләрдә һәм офислардагы җылылык булдырылучы энергетиклар эшенең әһәмиятен бәяләп бетерү авыр.
2015 елда “ЭСКБ” җаваплылыгы чикләнгән җәм-гыятенең Бакалы клиентлар офисында яңартылган офисы ачылды, бу – компаниянең клиентларга ориентлашкан чираттагы адымы. 2018 елда офисның икенче катына капиталь ремонт ясалды. “Энергия сату компаниясе” барлык эшләү чорында үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. Рейтинг буенча “ЭСКБ”ның республикадагы 65 офисыннан Бакалы офисы соңгы өч елда беренче урынны алды. Һәм агымдагы елда да безнең офис республиканың “ЭСКБ” җәмгыятенең клиентлар офислары арасында беренче биш алдынгы исәбендә булырга омтыла.
Хезмәткәрләрнең барлык тырышлыклары тәкъдим ителүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга, клиентларны хезмәтләндерүдә уңайлы шартлар булдыруга юнәлтелде. Килүчеләрне кабул итү бер үк вакытта электр энергиясе сату буенча өч агент - өлкән агент З.Ф.Шаһиәхмәтова, агентлар С.В.Алчинова, Р.М.Әхәтов, шулай ук сату буенча инженер Р.И.Зәйдуллин алып баралар. Барлык клиентлар түләүләрне исәпләү, кулланылучы тарифлар һәм нормативлар, исәп-хисап кәгазьләрен тутыру, “ЭСКБ” җәмгыятенең рәсми сайтында шәхси кабинетта теркәлү, исәп-хисап кәгазьләрен электрон почта буенча җибәрүгә гариза рәсмиләштерү һәм башка барлыкка килүче сораулар буенча консультацияләр ала алалар.
Шофер А.С.Сәлимгәрәев үз вазыйфаларын намуслы башкара. Коллектив башында тәҗрибәле һәм грамоталы җитәкче Равис Хәбибович Даянов тора, аның районның энергетика тармагында 35 ел эш стажы бар.
Барлык энергетикларны һөнәри бәйрәм белән тәбриклим! Һәр йортта, һәр гаиләдә якты һәм җылы булсын. Якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән!
Радик ЗӘЙДУЛЛИН, сату буенча инженер
Читайте нас: