+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2018, 16:26

Яңа мебель салонына рәхим итегез!

Мөнирә Мөкәмиловна Даутова район базарында сәүдә ачып җибәргән беренче эшкуарлар исәбеннән. Бу 2000нче ел, һәм аның халыкка көнкүреш химиясе, хатын-кызлар, ир-егетләр һәм балалар киемнәре тәкъдим иткән бердәнбер ноктасы була.

Мөнирә Мөкәмиловна Даутова район базарында сәүдә ачып җибәргән беренче эшкуарлар исәбеннән. Бу 2000нче ел, һәм аның халыкка көнкүреш химиясе, хатын-кызлар, ир-егетләр һәм балалар киемнәре тәкъдим иткән бердәнбер ноктасы була.Эшкә нәрсә импульс бирде дигән сорауга М.М.Даутова: “Бүгенге уңышка юл җиңелдән булмады. Әмма балаларымның әтисе Марат Лилитович Даутов һәрвакыт янәшәмдә булды. Эшкуарлык эшчәнлегемнең беренче көннәреннән аның ягыннан даими хуплау һәм ярдәм тойдым. Улым Тимурны да эшкә җәлеп итәргә теләдем”.
Бары тик 2007 елда гына шәхси эшкуар 50 кв метрны арендага алуга ирешә һәм, тагын бер сатучыны эшкә алып, бакалыларны баштан аякка кадәр киендерә башлый.
2015 ел Мөнирә Мөкәмиловна өчен мөһим һәм әһәмиятле була: гаилә тагын бер таләп ителүче урынны биләргә – үзебезнең һәм күрше районнар халкын мебель белән тәэмин итәргә карар итә. Әйтелгән сүз - эшләнгән эш. Бу тагын да мөһимрәк адым ясарга этәрә: Мөнирә Мөкәмиловна зур акча сарыф итә һәм район үзәгендәге кеше күп йөри торган Күпер урамында җир участогы сатып ала. Күп средстволар салып, кыска гына вакыт эчендә анда 200 кв метрлы яхшы бина төзи. Бу бина гына түгел, ә ерактан кешеләрнең карашын җәлеп итүче заманча «Ехро мебель» мебель салоны.
Салонны ачу алдыннан ул редакция белән якын киләчәккә булган планнары белән бүлеште.
- Шушы көннәрдә сатып алучыларга ишекләрен киң ачачак безнең салонда һәр клиент корпуслы һәм әзер йомшак мебель сайлый яки каталог буенча заказ бирә ала. Барлык мебельнең Яр Чаллының РиКаРа фабрикасында җитештерелү факты товарларның сыйфаты турында сөйли.
Шулай ук эзләнүгә вакыт сарыф итми генә хатын-кызлар һәм ир-егетләр киемнәре сатып алырга мөмкин.
Салон бинасының тышкы яктан никадәр матур, ә эчендә сатып алучылар һәм сатучылар өчен уңайлы булуын без үз күзләребез белән күреп инандык. Сәүдә залында барлык уңайлыклар булдырылган. Газ белән индивидуаль җылыту уңайлы температура режимын тәэмин итә. Анда ел әйләнәсенә керү юлы уңайлы, брусчатка салынган машина кую урыны иркен. Җәйгә өстәмә төзекләндерү һәм яшелләндерү планлаштырылган. Ә иң мөһиме, анда өч эш урыны булдырыла.
Магазин 23 декабрьдә 11 сәгатьтә ачылачак. Ачылу көнендә һәр сатып алучыны бүләк һәм 10 процент ташлама көтә, ә 15 гыйнварга кадәр магазинда булган бөтен ассортиментка көн саен 5 процент ташлама бирелә.
Без сезне Бакалы авылы, Күпер урамы, 33 адресы буенча «Ехро мебель» мебель салонында көтәбез. Рәхим итегез!
ОГРН 304020707000132.
Читайте нас: