+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
20 декабрь 2018, 16:42

Яхшы репутация һәм игелекле эшләр багажы белән

Вакытлар үзгәрә, энерге-тикларның белем дәрәҗәсе үсә, квалификациясе арта, һәм ветераннарга алмашка аларның традицияләрен дәвам итәргә сәләтле яңа буын хезмәткәрләр килә. Бакалы район электр челтәрләренең “Башкирэнерго” оешмалары арасында иң яхшылар исәбенә керүе очраклы түгел.

Бакалы электр челтәрләре бүген – үсеш алган, техник баетылган предприятие, ул телемеханизация, автоматизация, энергосистемага яңа технологияләр кертү кебек һәм башка катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле.
2018 ел тәмамланып килә, йомгаклар ясап, без хезмәтне саклау, сәнәгать хәвефсезлеге һәм экология өлкәсендә, хәвефсез эш урыннары булдыру, производствода бәхетсезлек очракларына юл куймау буенча алдынгы позицияләрне саклап калдык дип ышаныч белән әйтә алабыз. Һәм бу өстенлекләр безнең эшчәнлектә элеккечә төп мәсьәләләрнең берсе булып калачак.
Барлык энергосистеманың ышанычлы эшләве өчен сыйфатлы эксплуатацияләү, ремонт, реконструкция һәм яңа объектлар төзү таләп ителә. Бу максатларга “Башкирэнерго” агымдагы елда 27 млн сум акча бүлде һәм үзләштерде, алардан яңа электр тапшыру линияләре һәм трансформатор подстанцияләре куюга 11,5 млн сум тотылды.
Шушы һәм башка казанышларга РЭЧ коллективының киеренке хезмәте белән ирешелде. Предприятиедә 60 кеше эшли, алардан 21 белгеч – югары, 12се – урта-техник, 27се - урта махсус белемле. Йөкләтелгән эш участогына бәйсез рәвештә, барлык хезмәткәрләр үз бурычларын вакытында һәм сыйфатлы үтиләр, авыл кешеләре иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәт куялар. Барлык хезмәтләр намуслы эш өчен рәхмәткә һәм зур мактауга лаек. Энергетикада эшләү һәрвакыт абруйлы һәм җаваплы саналды. Безнең коллективның һәр вәкиле һөнәренә тугры, эшенә намуслы карый.
Энергетик көне табигать үзе бөтен энергосистеманы ныклыкка сынаган вакытка туры килә. Әмма нәкъ шушы шартларда безнең эш барысы өчен тагын да әһәмиятлегә әйләнә. Һөнәри бәйрәм көнендә коллективның барлык әгъзаларын һәм тармак ветераннарын ихлас күңелдән котлыйм. Фидакарь хезмәт һәм һөнәрмәндлек, җаваплылык һәм эшебезгә тугрылык өчен рәхмәт белдерәм. Эшчәнлектә яңа уңышлар телим. Барысына ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, бәхет һәм иминлек телим, барыгызга уңыш юлдаш булсын, ә йортларыгызда тынычлык, җылылык һәм аңлашучанлык булсын! Безнең хезмәт коллективының дистәләгән еллар дәвамында булдырылган иң яхшы традицияләрне саклаячагына һәм арттыруына, алга таба буыннар күчәкилүчәнлеген тәэмин итүенә һәм нәтиҗәле һәм бердәм эшләячәгенә ышанам.
Николай КУЗНЕЦОВ, Бакалы РЭЧы начальнигы, Башкортстан Респуб-ликасының атказанган энергетигы
Читайте нас: