+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 декабрь 2018, 13:29

“Чүп реформасы” ничек кертеләчәк

Соңгы айларда 2019 елның 1 гыйнварыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 89нчы Федераль закон эшли башлаячагы турында күп сөйлиләр, бу Русия төбәкләренең каты коммуналь калдыкларны утильләштерүнең яңа системасына күчәчәген аңлата.

Соңгы айларда 2019 елның 1 гыйнварыннан “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 89нчы Федераль закон эшли башлаячагы турында күп сөйлиләр, бу Русия төбәкләренең каты коммуналь калдыкларны утильләштерүнең яңа системасына күчәчәген аңлата. Яңалык халыкта борчу тудыра, әлегә аңлашылмаган, тотрыксыз мәгълүматлар күп, бу бакалыларны да дулкынландыра. Редакциягә гражданнарны нинди үзгәрешләр көтүен аңлату үтенече белән хатлар килә, шалтыраталар. Без БР Экология министрлыгы Туймазы территориаль идарәсенең дәүләт инспекторы Ф.Х.Гыйльметдиновадан хәлне аңлатуын сорадык.
- Фәйрүзә Хафизовна, бу нинди система һәм ул ни өчен кирәк?
- Бу район һәм республика өчен каты коммуналь калдыклар белән эшләү буенча яңа система. Аны эшләтеп җибәрү өчен вакыт таләп ителә. Авыл халкының зур өлеше каты коммуналь калдыкларны үзәкләштереп җыю һәм чыгару белән чолгап алынмаган иде. Күпләр аның өчен беркайчан да түләмәде, хәзер аларга яңа кагыйдәләргә буйсынырга кирәк булачак. Берни эшләп булмый. Закон шундый. Әлегә кадәр чүпне җыю, чыгару мәсьәләләрен - “Коммунхоз” МУП, каты көнкүреш калдыклар полигонына урнаштыруны ШЭ Я.Я.Маликов хәл итте. Яңа елдан республика территориясендә, шул исәптән безнең районда, чүп җыюны бердәм Төбәк операторы башкарачак. Гади генә итеп әйткәндә, системаның төп бурычы - полигоннарны модернизацияләү, санкцияләнмәгән чүп түгү урыннарын бетерү буенча комплекслы зур эш.
- Моңа кадәр район үзәге һәм якын-тирә авыллар “Коммунхоз” МУП белән эшләделәр. Бу оешма чүп түгү һәм чыгару белән 14 ел дәвамында тәртип белән, кисәтүләрсез шөгыльләнде. Яңа елдан бу бурычларны, аңлавыбызча, тулысынча Төбәк операторы башкарачак. Бу нинди оешма?
- Калдыклар белән эш итүнең республика хөкүмәте тарафыннан расланган территориаль схемасына ярашлы, Башкортстан биш зонага бүленде. Аларның һәркайсында үз зонасында чүпне чыгаруны, сортларга аеруны һәм күмүне оештырырга тиеш Төбәк операторы - компания билгеләнде. Безнең район төбәк операторы - Туймазы шәһәрендәге “Экология Т” җәмгыяте эшчәнлеге зонасына кертелде. Аңа 10 муниципаль район һәм бер шәһәр округы: Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары һәм Октябрьский шәһәре керә.
Җентеклерәк репортажны гәзитнең 21 декабрендәге 102 санында укыгыз.
Фото: pixabay
Читайте нас: