+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 декабрь 2018, 13:41

Пиротехника белән сак булыгыз

Пиротехника югары хәвеф тудыручы товарларга керә һәм сакчыл эш итүне таләп итә, шул исәптән сатканда да.

Пиротехника югары хәвеф тудыручы товарларга керә һәм сакчыл эш итүне таләп итә, шул исәптән сатканда да.
Яңа ел алдыннан пиротехник изделиеләр сатып алып, алар белән эш итү кагыйдәләрен хәтердә тотарга һәм фаҗигале нәтиҗәләрне булдырмый калдырырга ярдәм итәчәк хәвефсезлек чараларын күзәтергә кирәк. Сертификация үткән пиротехниканы гына һәм бары тик махсуслаштырылган магазиннарда гына сатып алырга киңәш ителә. Һәр пиротехник изделиедә куллану өчен рус телендә язылган җитештерүче заводның исеме, җитештерү датасы, саклану срогы һәм куллану кагыйдәләре күрсәтелгән җентекле мәгълүмат булырга тиеш.
2017 елның декабрендә пиротехник изделиеләр сату кагыйдәләрен бозган өчен полиция хезмәткәрләре 8 административ материал төзеделәр. Әлеге вакытта хокук сакчыларының игътибары пиротехник изделиеләр сатканда юридик, физик шәхесләр, шәхси эшкуарлар арасында закон бозуларны ачыклауга юнәлтелде.
Илгизә Галимова, Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенең административ законнарның үтәлеше буенча баш инспекторы, полиция капитаны.
Фото: pixabay
Читайте нас: