+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 декабрь 2018, 16:58

Һәр мәктәптә кирәк ул

Балаларның репродуктив сәламәтлеге илнең югары җитәкчелеген кабат борчуга салды. Дмитрий Медведев агымдагы елның июлендә үткән киңәшмәдә 2018 елның 1 сентябренә барлык мәктәпләрне, кирәк булганда, җылы бәдрәфләр белән җиһазларга боерды. Әлеге проблема Башкортстанга да кагыла һәм республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Р.Ф.Хәбировның контролендә тора.

Безнең районда 23 мәктәп, аларның 21дә җылы бәдрәф юк. Сүз уңаеннан, район үзәгендә Балалар иҗат йортында да ул юк. Бүгенге көнгә, районның мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, барлык 23 белем бирү оешмасында санузеллар кую буенча тышкы эшләр төгәлләнде.
Җылы бәдрәфләр белән мәсьәләнең ничек хәл ителүен белү өчен, без Урманай мәктәбендә булдык. 1986 елда, мәктәп ачылганда, бәдрәф планировкага кертелгән була, әмма ул ахырына кадәр эшләп җиткерелми. Еллар үтү белән бу бинаны технология кабинеты итеп җиһазлаганнар. Шулай да бик тиздән анда укучылар өчен “М” һәм “Ж” хәрефләре язылган җылы санузеллар һәм педагоглар өчен бүлмә барлыкка киләчәк. Ремонт эшләре җәен башланган. Бәдрәф бинасын ике өлешкә бүлгәннәр, су үткәргәннәр, унитазлар, ишекләр сатып алганнар. Авылда үзәкләштерелгән канализация булмаганлыктан, шамбо казып, боҗралар урнаштырганнар. Барлык эшләр район бюджеты средстволары исәбенә башкарылган, ул 35 мең сум бүлгән. Штукатурлау һәм буяу эшләрен төгәллисе, җиһазлар, вентиляция урнаштырасы калган.
Бүгенге көндә бәдрәф бүлмәләрен СанПиНга ярашлы итү өчен өстәмә акча средствосы кирәк. Республиканың Мәгариф министрлыгына 2019 елда муниципаль гомуми белем бирү оешмалары биналарын санитария таләпләренә ярашлы итү буенча (бәдрәф бүлмәләрендә температура режимы күзәтелеп) эшләрне финанслауга заявка бирелгән.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: