+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 декабрь 2018, 13:25

Су - яшәү чыганагы

Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу нәтиҗәсендә Яңа Катай авыл Советы авыл биләмәсендә мәктәп котельныендагы склад бинасына капиталь ремонт үткәрделәр, анда хәзер янгын сүндерү техникасы өчен җылы гараж җиһазланды.

Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу нәтиҗәсендә Яңа Катай авыл Советы авыл биләмәсендә мәктәп котельныендагы склад бинасына капиталь ремонт үткәрделәр, анда хәзер янгын сүндерү техникасы өчен җылы гараж җиһазланды. Хәзер техника җылы бина эчендә тора һәм теләсә кайсы вакытта янгыннан коткару өчен чыга ала.
Җиңү һәм 2017, 2018 елларда башкарылган эшләр белән рухланган биләмә кешеләре алдагы елда да программада катнашырга карар иттеләр.
Алдан җыелышлар, сораштыру, анкеталаштыру, депутатлар һәм актив белән очрашулар узды, аларда программага кертү өчен иң актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Авылда яшәүчеләрнең урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы оешкан төстә үтте. Очрашуда район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ф.Ф.Гайсин катнашты. Ул авыл кешеләрен урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу шартлары, шулай ук аны тормышка ашыру перспективалары белән таныштырды. Программада катнашу һәм 2019 елдагы башка проектлар турында мәгълүмат белән авыл биләмәсе башлыгы Г.Ф.Галиев чыгыш ясады.
Йомгаклау җыелы-шында, фикерләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, авылда яшәүчеләр “Иске Катай авылында су белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау” проекты белән урындагы инициативаларны хуплау программасы конкурсында катнашырга карар иттеләр.
Авылда су белән тәэмин итү мәсьәләсе соңгы елларда кискен тора. Суүткәрү системасының басымы начар, һәм су колонкаларга, мәктәпкә өзеклекләр белән килә. Суүткәрү системасы файдалануга 1975 елда кертелгән. Ул гамәлдә искерде, шуңа күрә су даими бәреп чыга. Бу этапта проблеманы хәл итү бары тик урындагы инициативаларны хуплау республика программасында катнашып кына мөмкин булачак. Су чыганагына капиталь ремонт үткәрү, су белән тәэмин итү системасын ремонтлау һәм аны суэтем башнясына тоташтыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Авылда яшәүчеләр гомуми тырышлык белән проектның тормышка ашырылачагына ышаныч белдерделәр.
Айрат ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВ, авыл Советы депутаты.
Читайте нас: