0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 декабрь 2018, 12:15

Теләк кенә булсын

Кыш - зурларның һәм балаларның яраткан вакыты. Чаңгыда, тимераякта шуарга, карда уйнарга һәм кыш шәһәрчекләре төзергә мөмкин.

Кыш - зурларның һәм балаларның яраткан вакыты. Чаңгыда, тимераякта шуарга, карда уйнарга һәм кыш шәһәрчекләре төзергә мөмкин.
Яңа Илек мәктәбендә кышкы шәһәрчекне төзүдә бөтен мәктәп диярлек катнашты. Беренчеләрдән булып Кыш бабай һәм Карсылу, аннары әкиятләр белән сандык, колобок һәм Яңа ел символы - дуңгыз сыннары барлыкка килде. Чибәркәй чыршыны кече сыйныфлар укучылары үз куллары белән ясалган уенчыклар белән бизәделәр. Төрле төстәге гирляндалар, флажоклар, бүләкләр, сюрпризлар - анда барысын да күрергә мөмкин. Өлкән сыйныфлар укучылары физкультура преподавателе Вячеслав Степанович Дунин белән мәктәп шугалагы ясадылар.
Шәһәрчекне һәм шугалакны тантаналы ачу кызларның дәртле биюеннән башланды. Бәйрәмне уеннар, әйлән-бәйлән җырлары, чаңгы таяклары белән, чаналарда ярышу, аркан тартышу дәвам итте. Шугалак янында барысын да сюрприз көтте - көтмәгәндә Кыш бабай һәм Карсылу пәйда булдылар.
Чәй эчеп җылынырга теләүчеләр печенье, конфетлар һәм тәкбик-мәкләр белән сыйландылар. Мәктәптә тимераякта һәм чаңгыда күмәк шуу сезоны ачык!
Светлана ЖАДОВА, директор урынбасары
Читайте нас: