+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
21 декабрь 2018, 13:20

Урамнарны яктырту Һәм башкалар турында

Кыш җитү белән урамнарны яктырту халык өчен актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Чөнки караңгыда эштән кайту яки яктыртылмаган урамнан балаларга мәктәпкә бару уңайсыз гына түгел, бәлки хәвефле дә.

Кыш җитү белән урамнарны яктырту халык өчен актуаль мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Чөнки караңгыда эштән кайту яки яктыртылмаган урамнан балаларга мәктәпкә бару уңайсыз гына түгел, бәлки хәвефле дә. Яктылыкның җитәрлек яки аның бөтенләй булмавы биләмә территориясендә юл-транспорт яки башка вакыйгалар килеп чыгу куркынычы, шулай ук кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә реаль хәвеф белән янарга мөмкин. Мирзаитта һәм Урманайда яктырту һәм юллар торышы турында без шушы авыллар старосталары белән әңгәмәләштек, алар авылдашларын борчыган барлык мәсьәләләрне яхшы беләләр, төрле хәлләр буенча оператив эш итәләр.
Булат Миңнеханов, Урманай авылы старостасы:
- Соңгы вакытта безнең районда урамнарны яктырту проблемасына күп игътибар бүләләр – без моның турында район гәзитеннән укыйбыз һәм урындагы телевидениедән күрәбез. Үзебездәге хәлләр торышын башка авыл Советларындагы белән чагыштырабыз. Аллага шөкер, бездә моның белән җитди проблемалар юк. Авыл территориясендә барысы 15 яктырткыч бар. Соңгы ике елда авылда өстәмә рәвештә 4 яктырткыч һәм исәп приборлары урнаштырылды. Урманайда бүген яктыртылмаган урамнар юк. Авыл Советы һәм мин, староста буларак, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен оператив карарга тырышабыз, әмма канәгать булмаучылар бар һәм һәрвакыт булачак. Кайбер кешеләр урамнарның 50 метр ара саен яктыртылуын тели. Әлбәттә, аларның таләпләрен үтәү әлегә мөмкин түгел. Шулкадәр электр энергиясенә түләү һәм яктырткыч эшләтүгә акчаны каян алырга соң?
Авылда юлларның торышы да начар түгел, алар кардан вакытында чистартыла, грейдерлана, ремонтлана. Авыл эчендә бу эшне авыл Советы башкара, авылара юлларны юл төзү-ремонтлау идарәсе хезмәтләндерә. Камай авылы янындагы карьердан комташ ташыган зур йөк сыйдырышлы машиналар гына проблема барлыкка китерәләр - юлларны бозалар.
Су белән тәэмин ителеш бездә һәрвакыт тәртиптә. Өч ел элек авылда суүткәрү системасын алмаштырдык, җәйге челләдә дә су белән өзеклекләр юк. Колонкалар төзек, даими ремонтлана, буяла. Моннан тыш, барлык ихаталарда диярлек кое казылган. Хәзер авыл кешеләре шәһәрдәгедән ким яшәми - өйдә су, канализация, автомат кер юу машинасы бар. Халыкның күпчелеге кулланылган су өчен намуслы түли, әмма бурычлылар да бар, алар белән аңлату эшләре алып барабыз.
Садрлиман Хаҗиев, Мирзаит авылы старостасы:
- Көнүзәк проблемаларны киңәшләшеп хәл итәргә тырышабыз. Бездә халык ярдәмчел, бердәм - халык җыеннарында, шимбә өмәләрендә һәм башка чараларда актив катнаша. Биләмә хакимияте, биләмә башлыгы Зөмәрә Халисова, “Мирзаит” җәмгыяте директоры Р.Ф.Хурамшин белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышлы үсеше шатландыра, авыл кешеләрен - эш, шәхси малларны азык белән тәэмин итә, төрле чаралар үткәргәндә төп иганәче булып тора. Шундый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бездә урам юллары ремонтлана, алар яктыртыла, кышын юллар кардан вакытында тазартыла, авыл зираты төзекләндерелә, җәй көне элекке клубны сүттек һәм территориясен чистарттык. Анда зур булмаган парк булдырдык, үсентеләр утырттык. Авылны су белән тәэмин итүгә килгәндә, һәркемнең ихатасында диярлек үз скважинасы бар, шулай булгач, су белән җитди проблемалар тоймыйбыз. Әлбәттә, Туймазы трассасыннан безнең авыл һәм Урманай юнәлешендәге юл мәсьәләсе борчый. Юлсызлык вакытында аннан йөрү кыен һәм хәвефле, һичьюгы комташ яки вакташ салырга иде. Әмма, барыннан да элек, социаль, демография мәсьәләләре борчый, чөнки халык картая, яшьләрнең бик азы гына авылда кала, читкә китәләр. Бу проблеманы ничек хәл итәргә? Бу якын киләчәктә хәл итәргә кирәк булган бурыч.
Фото: pixabay
Читайте нас: