+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2018, 18:04

Боҗыр терлекчеләренең эш көннәре

Боҗыр терлекчеләре эшкә зур теләк белән йөриләр. Очрашу вакытында бу турыда безгә «Боҗыр» кооперативының Боҗыр фермасы мөдире Маркел Филиппов сөйләде.

Боҗыр терлекчеләре эшкә зур теләк белән йөриләр. Очрашу вакытында бу турыда безгә «Боҗыр» кооперативының Боҗыр фермасы мөдире Маркел Филиппов сөйләде.
Безнең фермада 300 савым сыеры асрала, аларны даими эшләүче дүрт савучы карый. Болар - Наталья Лобанова, Вера Алчинова, Надежда Кутлина һәм Галина Алчинова. Аларның барысы да күп еллар эшлиләр, без моңа бары шатбыз.
Җәй җитәрлек һәм яхшы сыйфатлы азык хәзерләү мөмкинлеге бирде. Бер баш сыерга исәпләсәк, 32шәр центнер азык берәмлеге. Сыерлар рационында бүген силос, печән, сенаж, салам, фураж бар. Шулай ук азык катнашмасы бирәбез, ә бозауларга сөт тә өстибез.
Ферманы малларны абзарларда асрау чорына әзерләүгә килгәндә, бу җәйдә бозаулар абзарын ремонтладык, стеналарын ныгыттык, ферманың барлык корпусларына агымдагы ремонт үтәрдек. Ферма территориясен тирестән тазарту дәвам итә, аны басуларга чыгарабыз.
Көн саен яхшы күрсәткечле - 3,9 процент майлылыктагы 1500 килограммга якын сөтне эшкәртүгә озатабыз. Җитештерелүче сөтнең еллык көтелгән күләме - 14 мең центнердан артыграк. Шулай ук ел башыннан 270 эре терлек сатылды, бер малның уртача авырлыгы 390 кг тәшкил итте.
Ферма коллективы барлык тырышлыкларын малларны асрау шартларын яхшыртуга, продуктлылыкны һәм сөтнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтә. Савым сыерлары көтүе акрынлап яңартыла. Мәсәлән, быел 388 бозау алынды. Бүген хуҗалыкта 1400 баш мөгезле эре терлек асрала.
Фермада 20гә якын кеше эшли. Бозауларны ирле-хатынлы Алена Алчинова һәм Сергей Сакмаркин карый, бозаулату бүлегендә – Надежда Матузенко, аның тормыш иптәше Александр да биредә үк, фермада, эшли, Александр Фадеев, Андрей Егоров терлекләрне симертү белән мәшгульләр, мал караучылар Алексей Алябьев, Юрий Корнилов, Михаил Фадеев, Дмитрий Трофимов һәм башкалар үз бурычларын яхшы башкаралар. Кооператив терлекчеләре авырлыкларга зарланмыйлар, намуслы эшлиләр һәм уңай нәтиҗәләргә ирешәләр.
Сергей Шокуров, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы.
Читайте нас: