+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2018, 18:17

Дүрт дистә ел фидакарь хезмәт

Һәркайсыбызның хәтерендә үз мәктәп сукмагы бар. Еллар үтә, һәм ул тормыш озынлыгындагы зур юлга әйләнә. Һәм янәшәдә кемнең баруы, кешегә шушы гаҗәеп дөньяга кемнең тәрәзә ачуы бик мөһим.

Һәркайсыбызның хәтерендә үз мәктәп сукмагы бар. Еллар үтә, һәм ул тормыш озынлыгындагы зур юлга әйләнә. Һәм янәшәдә кемнең баруы, кешегә шушы гаҗәеп дөньяга кемнең тәрәзә ачуы бик мөһим. Укытучылар булып тумыйлар - кирәкле тәҗрибә туплап кына чын укытучы булалар.Иске Маты мәктәбеннән тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре преподавателе-оештыручысы Радик Дәүли-евич Зянгиров – педагогик хезмәт ветераны, отставкадагы майор безнең өчен шундый укытучы булды.
Ул 1947 елның 20 декабрендә Иске Маты авылында туган. 1971 елда “галим зоотехник” белгечлеге буенча авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, аннан соңгы елдан Иске Маты мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый һәм бер үк вакытта Ырынбур хәрби кафедралы педагогия институтының биохимия факультетына укырга керә. Аның педагогик стажы – 40 ел! Дүрт дистә ел фидакарь хезмәт.
Радик Дәүлиевич шушы вакыт эчендә биология, технология, физик культурадан да укытты, әмма тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре дәресләре аның өчен төп фән булды.
Мин шушы мәктәптә 20 ел эшлим һәм балаларның таләпчән, әмма гадел, игътибарлы, аңлаучан, юморны тоя белгән, иҗади һәм авыр минутта ярдәмләшергә әзер укытучының дәресләренә һәрвакыт теләп баруларын беләм. Эш урынында үзе дә “яна-көя” һәм балаларны да дәртләндерә белә. Үз артыннан ияртә алган, аралашуда кызыклы, яңаны даими танып-белергә омтылучы һәм, әлбәттә, баланың күңелен нечкә тоя белгән укытучы ул. Радик Дәүлиевичның дәресләре җанлы, кызыклы үттеләр, укучылар өйрәтелгән материалны югары дәрәҗәдә үзләштерделәр. Ул материалны тормыштагы ситуацияләрне кулланып өйрәтте. Анык күп мисаллар китерде.
Аның куллары, аңы һәм йөрәге аша йөзләгән бала үтте. Аларның күбесе өчен ул - укытучы гына түгел, бәлки бик яхшы иптәш, коллегалары өчен остаз булды.
Мәктәптә укып чыгучылар үз укытучыларына рәхмәтлеләр һәм ихлас рәхмәт сүзләре белән хатлар җибәрәләр. Аларның күпләре: Радик Садыйков, Владимир Кошкин, Николай Терентьев, Николай Платонов. Алишер Романов, Константин Мензеленцев һәм башкалар хәрби һөнәрен сайладылар.
Бүген Радик Дәүлиевич лаеклы ялда, шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнә, ә ул аның бәләкәй түгел. Тормыш иптәше Сиразия Шәйхуллиновна белән ике ул үстерделәр, аларга лаеклы белем бирделәр, алты оныкларының уңышларына шатланалар. Өлкән оныклары вуз тәмамлады, эшли инде, икесе югары уку йортында укыйлар, оныклары Радик картәтиләре эзеннән китте, кадет училищесына укырга керде, икесе мәктәптә укый.
Шушы көннәрдә Радик Дәүлиевич үзенең чираттагы туган көнен билгели. Без коллегабызга, иптәшебез һәм остазыбызга ихлас рәхмәт сүзләре әйтәбез һәм ныклы сәламәтлек, уңышлар телибез.
Татьяна МЕНЗЕЛЕНЦЕВА, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас: