+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2018, 18:38

Идеяне барысы да хупладылар

Иске Костей авыл Советы урындагы инициативаларны хуплау проектында ике ел рәттән уңышлы катнаша. Программа ярдәмендә без Иске Костей авылында балалар мәйданчыгы ясый һәм су белән тәэмин итү системасын ремонтлый алдык. Костейлыларның җиңү һәм башкарылган эшләре белән рухланып, казанчылылар да проектта катнашырга карар иттеләр.

Гражданнар җыеннарында казанчылылар Үзәк урам юлын ремонтлау, зиратны төзекләндерү, мәктәптә тәрәзәләр алмаштыру проблемаларын күтәрделәр. Соңгы тәкъдим тавышларның күпчелеге белән хупланды һәм өстенлеклеләр исәбенә керде. Бу аңлашыла да, мәктәп - авылның индикаторы ул, мәктәп яши икән, авыл да яши.
Тормыш бүген социаль объектларга, аерып алганда мәгариф учреждениеләренә, аларда балаларның тәрбия һәм белем алуы, шулай ук педагогларның эше өчен уңайлы шартлар булдыруга тагын да югарырак таләпләр куя. Авылда балалар аз түгел: мәктәптә 32 укучы белем ала, мәктәпкәчә төркемгә 21 бала йөри.
Халык проектта катнашырга, акчалата һәм акчалата булмаган өлеш кертергә, Д.Р.Ялилов КФХсы, мәктәпне тәмамлап чыккан элекке укучылар иганәчелек ярдәме күрсәтергә әзерләр.
Игорь КАРАВАЕВ, мәктәп директоры, инициатива төркеме җитәкчесе.
Читайте нас: