+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2018, 18:42

Мәктәптә уңайлылык булдырачакбыз

Ахман авыл Советы авыл биләмәсе, узган еллар нәтиҗәләре белән рухланып, быел да урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашырга карар итте.

Ахман авыл Советы авыл биләмәсе, узган еллар нәтиҗәләре белән рухланып, быел да урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашырга карар итте.
Әзерлек эшләре үткәрелде: алдан гражданнар җыелышлары, хатын-кызлар һәм ветераннар советы белән бергә гражданнар җыеннары, анкеталаштыру үткәрелде. Сораштыру әлеге вакытта Ахман мәктәбенең искергән тәрәзә блокларын алмаштыру әһәмиятлерәк мәсьәлә булуын күрсәтте.
Ахман авыл мәдәният йортында гражданнарның йомгаклау җыелышлары үтте, анда авылда яшәүчеләр, авыл биләмәсе Советы депутатлары, укытучылар, авыл активы катнашты.
Җыелышка мәктәпне тәмамлаган, район хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов чакырылды. Чыгыш ясап, ул республикада һәм районда урындагы инициативаларны хуплау программасы эше, ул биргән мөмкинлекләр турында җентекле сөйләде.
Мәктәп директоры П.А.Марков проектны кушма финанслауда халыкның катнашуының әһәмиятлелеген билгеләде, чөнки әлеге проект, аның торышы, барыннан да элек, балалар, укучыларның сәламәтлеге һәм хәвефсезлеге өчен. Тикшерү барышында авыл кешеләре программада катнашу өчен бердәм тавыш бирделәр, проект сайланды һәм расланды: искергән тәрәзә блокларын заманча пластик конструкцияләргә алмаштыру. Катнашучылар, халыктан һәм иганәчеләрдән средстволар чыганакларын аерым билгеләп, проектның финанс өлешендә лаеклы катнашу өчен бердәм тавыш бирделәр. Инициатива төркеме сайланды.
Җыелышта рәислек итүче авыл биләмәсе башлыгы Р.С.Зәйнуков очрашу ахырында яңа елда зур, җентекле хезмәт башкарырга кирәк булачагын ассызыклады, әмма берлектәге тырышлыклар белән теләгәннәрне чынга ашыра алачагыбызга ышанабыз.
Анастасия ГАДЕЛШИНА, хәрби исәп буенча белгеч.
Читайте нас: