+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2018, 18:33

Укучыларга паспортлар тапшырдылар

Русия Федерациясе Кон-ституциясенең 25 еллыгы көнендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсендә Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең 8 Б сыйныфы укучыларына тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.

Русия Федерациясе Кон-ституциясенең 25 еллыгы көнендә Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсендә Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең 8 Б сыйныфы укучыларына тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
Укучыларны бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Н.А.Насыйров котлады. Ул илебезнең иң мөһим законы, аның әһәмияте, көче һәм мөһимлеге турында сөйләде. Наил Альфридович егет һәм кызларга паспортлар тапшырды һәм һәрберсенә Русия Конституциясе һәм Гимны белән брошюралар бүләк итте. Миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә начальнигы, полиция майоры Р.Н.Хаҗиев гражданин өчен паспортның, шәхесне раслаучы документка сакчыл карауның никадәр мөһим булуын аңлатты. Рафил Наилевич яшь гражданнарны җылы котлады, һәрвакыт лаеклы кешеләр булуларын теләде.
Әти-әниләр исеменнән эчке хезмәт подполковнигы Г.Ф.Хәмәтуллина чыгыш ясады. Паспорт алган укучылар арасында аның кызы Юлия дә бар. Гөлназ Фәнилевна гражданлык җәмгыятендә «җаваплылык», «ярый» һәм «ярамый» кебек анык төшенчәләр булуын, дәүләткә файда китерү өчен яхшы укырга, ныклы белем алырга кирәклеген билгеләде. Чара «Җәмәгать туклануы» кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре оста итеп пешергән паспорт рәвешендәге торт белән чәй эчү белән тәмамланды. Мин, үз чиратымда, укучыларым өчен шатмын һәм алар исеменнән Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлеге җитәкчелегенә, миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә хезмәткәрләренә, сыйныфның ата-аналар комитетына шундый файдалы чара өчен рәхмәт белдерәм.
Физәлия Трофимова, сыйныф җитәкчесе.
Читайте нас: