+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2018, 18:06

Яңа ел алдыннан - приз

“Районка” белән – мәңге бергә, аннан башка авылда тулыканлы тормышны күз алдына китерү авыр. Ул безнең күп балалы гаиләдә көтеп алынган дус һәм киңәшче, яңалыклар һәм вакыйгалар чыганагы булды.

“Районка” белән – мәңге бергә, аннан башка авылда тулыканлы тормышны күз алдына китерү авыр. Ул безнең күп балалы гаиләдә көтеп алынган дус һәм киңәшче, яңалыклар һәм вакыйгалар чыганагы булды.
Һәм хәзер, лаеклы ялда булып та, яраткан гәзитемә тугры калам. Заман белән бергә атлавы ошый. Безгә вакыйгалар уртасында булу мөмкинлеге бирә. Анда хезмәт кешеләре, гади авыл эшчәне, гаилә тормышының лаеклы юбилярлары, үсеп килүче буын турында күп язалар. Болар барысы да күңелгә хуш, әмма “районка” абунәчеләре арасында уйнатылган призны отуым Яңа ел алдыннан минем өчен аеруча күңелле булды. Рәхмәт! Моңа кадәр бүләк отканым булмады.
Редакция коллективына - яңа иҗади идеяләр, икътисади тотрыклылык, ә гәзиткә чәчкә атуын, абунәчеләренең, шул исәптән электрон вариантта да, мөмкин кадәр күбрәк булуын телим.
Лидия КАРПОВА, Георгиевка авылы.
Читайте нас: