+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 декабрь 2018, 18:39

Яңаматылылар - программада катнашу өчен

Яңа Маты авылында Иске Маты авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең 2019 елда урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләләре буенча йомгаклау җыелышы булды.

Яңа Маты авылында Иске Маты авыл биләмәсендә яшәүчеләрнең 2019 елда урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашу мәсьәләләре буенча йомгаклау җыелышы булды.
Җыелыш Яңа Маты авылы мәдәният йортында үткәрелде. Алдан үткәрелгән җыелышлар, очрашулар, анкеталаштыру нәтиҗәләре буенча хәл ителүне һәм финанс ярдәме таләп итүче берничә төп мәсьәлә ачыкланды. Йомгаклау җыелышында урындагы инициативаларны хуплау программасы-2019да катнашу турында карар бертавыштан кабул ителде, инициатива төркеме сайланды, аңа проектны тәкъдим итү буенча бурычлар йөкләнде, шулай ук беренче чираттагы проблемалар бердәм ачыкланды – урам челтәрен ремонтлау. Авылда яшәүчеләр “Яңа Маты авылының Гоголь урамы юлына агымдагы ремонт” проектын хупладылар һәм Башкортстан Республикасы тарафыннан бирелүче субсидиянең 15 проценты күләмендә кушма финансларлау бурычы алдылар. Торак пунктта яшәүчеләр алдагы елда конкурс программасында җиңәчәкләренә зур өметләр баглыйлар. Уңышлы катнашу һәм оту, һичсүзсез урында яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Юл проблемасы хәл ителүенә бик тә өметләнәбез. Бу инициативаны хуплаучы кешеләр урындагы инициативаларны хуплау программасы – яхшы эш дип исәплиләр.
Артемий КУДРИН, авыл Советы депутаты.
Читайте нас: