+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 декабрь 2018, 18:52

Алкогольдән баш тартыгыз

Норманы күзәтмәү һәр эштә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы беркем өчен дә сер түгел. Бу аеруча алкогольгә кагыла. Һәм Яңа ел алды каникуллары алдыннан бу тема зурлар өчен бик актуальгә әйләнә.

Норманы күзәтмәү һәр эштә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы беркем өчен дә сер түгел. Бу аеруча алкогольгә кагыла. Һәм Яңа ел алды каникуллары алдыннан бу тема зурлар өчен бик актуальгә әйләнә.
Алкоголь нәрсә белән хәвефле: көч куллануның, планлаштырылмаган йөклелекнең, суицидларның, кеше үтерүләрнең күп очрагы, шулай ук үсмерләрнең беренче җенси тәҗрибәсе спиртлы эчемлекләр куллану аркасында килеп чыга. Юл-транспорт вакыйгаларының яртысы исерек шоферлар гаебе белән кылына, ир яки хатынның алкоголизм белән чирләве сәбәпле, күп кенә гаиләләр таркала.
Алкогольнең кеше организмына агулы йогынтысы кайтарып булмаслык үзгәрешләргә китерә: кан юллары тышчалары нечкәрә, йөрәк мускулы көчсезләнә, аритмия, йөрәк чирләре барлыкка килә, инфарктлар һәм инсультлар хәвефе арта; ашказаны-эчәк трактының тышчалары бозыла, еш кына бугаз һәм ашказаны пешү күзәтелә, ашказаны җәрәхәте һәм гастритлар барлыкка килә; фикерләү сәләте акрыная, реакция кими, кеше хәтерен югалта һәм игътибары таркала, акыл белән һәм логик фикерли алмый, невропатия, ябыгу, мускулларның зарарлануы һәм көчсезләнүе күзәтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, яман шеш барлыкка килү хәвефенең төп факторы булып бөтен дөньяда алкоголь куллану һәм тәмәке тарту, сәламәт тукланмау һәм физик активлык булмау тора. Даими эчүче кешеләрдә ашказаны-эчәклек трактында яман шеш барлыкка килү ихтималы шактый арта. Мәсәлән, ир-егетләрдә авыз куышлыгында барлык яман шешләрнең 22 процентын (хатын-кызларда 9 процент) алкоголь китереп чыгара. Ягъни бу очракларда, сәламәт яшәү рәвеше алып барылганда, чирне булдырмый калып булыр иде.
Эчүчелек өчен сәбәпләр күп, туктау өчен дә шулай ук бихисап. Ни өчен кешеләр шулай эшли? Ни өчен спиртлы эчемлекләрне зур булмаган дозаларда гына кулланмыйлар? Җавап организм эше химиясендә яшеренә. Этанол, никотин кебек үк, организмның барлык алмашу процессларына бик тиз кушыла, һәм шушы өстәмәдән башка сәламәт булмаган ихтыяҗ рәвешендә көйсезлекләр барлыкка килә. Бу - бәйлелекнең беренче билгеләре дә инде, аны дәваларга кирәк. Зарарлы гадәтләр тормышны бик тиз җимерергә сәләтле. Алкоголизм китергән яман нәтиҗәләр бөтен дөньяга билгеле.
Спиртлы эчемлеккә тартылу куркыныч нәтиҗәләргә илтә. Алкоголизмда корбанның үз гамәлләренә аңсыз карашы куркыныч. Кеше үзен тыеп тора һәм теләкләрен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый. Спиртлы эчемлекләрдән баш тартып, тулыкыйммәтле тормышыгызны озынайтып кына калмыйча, балаларыгызны да шатланырга өйрәтәчәксез, аларны үсмер чор проблемаларыннан коткарып калачаксыз һәм суррогатка бәйсез бәхетле тормыш бүләк итәчәксез.
Резеда ЛАТЫЙПОВА, район үзәк дәваханәсе табибә-терапевты.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: