+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 декабрь 2018, 18:50

Артык ашаудан ничек тыелырга

Яңа ел бәйрәмнәре чорында хуҗабикәләр тас-тас салатлар ясыйлар, балык һәм ит кыздыралар, тозлы яшелчәләр алалар, тортлар һәм пироглар пешерәләр.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында хуҗабикәләр тас-тас салатлар ясыйлар, балык һәм ит кыздыралар, тозлы яшелчәләр алалар, тортлар һәм пироглар пешерәләр. Гомумән, бәйрәм табыны сый-нигъмәттән сыгылып торсын өчен барысын эшлиләр. Хәзерге тормыш ритмында, күпләр аягүрә капкалап йөргәнне исәпкә алып, шундый ризык күләменнән сезгә начар булуы гаҗәп түгел. Барысы да гади: безнең ашказан шундый интенсив, өстәвенә кичке-төнге вакытта эшләргә әзер түгел.
Берничә киңәшне күзәтү сезгә Яңа елны тәмле итеп сыйланып һәм сәламәт булып каршыларга, ашказанында авыртынуларсыз һәм авырлык тоюдан сакланып калырга ярдәм итәчәк.
Бәйрәм алдыннан кулланылучы азык күләмен киметегез, үзегезгә ял бирегез. Аксымлы азыкка күчәргә тәкъдим ителә, ул матдәләр алмашынуын тизләтә.
Бәйрәм вакытында ризыкны кечкенә порцияләр белән алыгыз: бер калак салат, зур булмаган ит кисәге, бер кыяр һ.б. Азыкны шулай киметкәндә, ашказаныгызга шактый җиңелрәк булачак.
Азык кабул иткән вакытта һәр кисәкне тәмләргә, аны ныклап чәйнәргә һәм аннан соң гына йотарга тырышыгыз.
Бәйрәм менюын табында тәмле генә түгел, бәлки файдалы азык та күбрәк булырлык итеп төзегез. Күп кенә блюдоларны майсызрак итеп, димәк, файдалырак әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, кайбер салатларда майонезны зәйтүн маена алмаштырырга мөмкин. Итне, кыздыруга караганда, духовкада пешерү яхшырак.
Шулай да, нәфесегезне тыя алмас кебек тоелса, дарулар алу яхшы. Кирәк булганда шунда ук кабул итү өчен, аларны аптекадан алдан алып куярга мөмкин.
Айгөл ГЫЙНДУЛЛИНА, район үзәк дәваханәсе табибә-терапевты.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: