+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 декабрь 2018, 18:45

Шәфкатьле гамәлләр

Дияш авылындагы «Преображения Господня» храмында менә бишенче ел инде мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча кием склады эшли, анда мохтаҗ булган һәркем килә һәм ярдәм алала. Ваемсыз булмаган күп кешеләр кулланышта булган, әмма таушалмаган киемнәрен складка китерәләр. Бу әйберләр магазиннан яңа өс һәм аяк киеме сатып ала алмаучылар өчен зур ярдәм. Шулай ук Сез анда өс киемнәре, уенчыклар, гигиена средстволары китерә аласыз. Кыш көне кешеләр аеруча җылы киемнәргә: бияләйләргә, курткаларга, башлыкларга мохтаҗ булалар. Яңа яки бик яхшы торыштагы әйберләр кабул ителә!
Социаль кием склады сишәмбедә һәм пәнҗешәмбедә - 10нан 15 сәгатькә кадәр, шимбәдә – 15тән 19 сәгатькә, якшәмбедә 8дән 14 сәгатькә кадәр эшли.
Мөрәҗәгать итү өчен тел. 8-9659473023 (храм регистраторы Валентина Николаевна), 8-9174874831 (кием склады мөдире Надежда Петровна).
Дияш авылы «Преображения Господня» храмының приход советы.
Читайте нас: