+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 декабрь 2018, 18:35

60 ел бергә

Бакалы авылындагы безнең Комсомольская урамы зур түгел. Биредә хезмәт сөючән, тату гаиләләр яши, алар бер-берсен исемләп беләләр, кемнең баласы кайда укый яки эшли, кем авырган, кемнең туган көне – барысы турында хәбәрдарлар.

Бакалы авылындагы безнең Комсомольская урамы зур түгел. Биредә хезмәт сөючән, тату гаиләләр яши, алар бер-берсен исемләп беләләр, кемнең баласы кайда укый яки эшли, кем авырган, кемнең туган көне – барысы турында хәбәрдарлар.
Күптән түгел күршеләребез Фәнүзә һәм Әхтәм Яппаровларның гаиләсенә зур бәйрәм булды. Фәнүзәнең әти-әнисе бриллиант туйларын билгеләделәр. Миргазиян абый һәм Нәзлия апа бергә 60 ел гомер кичерделәр, күп сынауларны намус белән үттеләр, бу гаилә парын тагын да көчлерәк итте, бер-берсенә ныклы таяныч булырга өйрәтте. Аларның икесе дә эшсөючән кеше, гомерләре буена Яңа Әгъбәз авылында яшәделәр, йорт төзеделәр, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Нәзлия апа колхозда төрле эшкә йөрде, Миргазиян абый механизатор булып хезмәт куйды. Эш өйдә дә җитәрлек була. Балалар үстерергә, зур хуҗалык алып барырга кирәк. Хатын, яхшы әни, хуҗабикә буларак, Нәзлия апа йорт учагын саклаучы ролен башкара, гаиләдә тынычлык һәм бердәмлек булуы турында хәстәрлек күрә. Миргазиян абый – бар эшкә оста, өйдәге яки ихатадагы төзексезлекләрне тиз күреп ала, маллар карый, бакча үстерә. Икесе дә “хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнде.
Соңгы елларда Җәләевлар кызлары Фәнүзә һәм кияүләре Әхтәм Яппаровларның гаиләсендә яшиләр. Карт кешеләр эшсез торырга күнекмәгәннәр: Миргазиян абый, көченә карап, ихатада киявенә ярдәмләшә, маллар карый. Нәзлия апа кызына йорт эшләрендә ярдәмләшә, оныкларын тәрбияләргә булыша. Олы яшьтә булсалар да, алар энергияле, хәрәкәт яраталар.
Без, күршеләре, урам буйлап салмак кына атлап узган парны еш күрәбез һәм аларга сокланып калабыз. Еллар үтеп тә, гаилә башлыгы тормыш иптәшенә шундый яратып карый, әйтерсең алар кичә генә өйләнешкәннәр. Аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.
Күршеләре исеменнән Зәхинә ДӘҮЛӘТОВА.
Читайте нас: