+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 декабрь 2018, 18:32

Исәнме, Театр елы! Беренче карлыгач – «Гармунчы дус»

13 декабрьдә бөтен Русия буенча Театр елы ачылуга багышланган чаралар үтте. 2019 ел Русия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Указы белән Театр елы дип игълан ителүен хәтерегезгә төшерәбез. Район Мәдәният сараенда бу көнне Н.Асанбаев исемендәге татар халык театры башкаруында Назар Нәҗминең “Гармунчы дус” әсәре буенча спектакль күрсәтелде.

13 декабрьдә бөтен Русия буенча Театр елы ачылуга багышланган чаралар үтте. 2019 ел Русия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Указы белән Театр елы дип игълан ителүен хәтерегезгә төшерәбез. Район Мәдәният сараенда бу көнне Н.Асанбаев исемендәге татар халык театры башкаруында Назар Нәҗминең “Гармунчы дус” әсәре буенча спектакль күрсәтелде.
Бәйрәм атмосферасы Мәдәният сараеның фойесенда ук тоемланды, анда тамашачыларны мимнар каршыладылар һәм һәркайсына Н.Асанбаев исемендәге буклет тапшырдылар. Залда алар тамашачыларның күңелен күтәрүләрне дәвам иттеләр, аларның һәркайсына шарлар бүләк иттеләр, аннан пәрдәне ачарга ашыктылар. Кулларына лиралар тотып, сәхнәгә грек стилендәге күлмәкләр кигән кызлар чыкты. Алар театрның гаҗәеп күңелле дөньясы һәм тормышы турында безгә сөйләү өчен мәһабәт Олимп тавыннан төшкән «музалар». Баш «муза» - алып баручы Светлана Сәетова тамашачыларны сәламләде, бу елда районның, республиканың, бөтен илнең мәдәни тормышы истәлекле вакыйгаларга бай булачагын билгеләде. Әйдәүче актерлар, режиссерлар һәм театр белгечләре белән төрле театраль фестивальләр, тематик форумнар, очрашулар, мастер-класслар, семинарлар үтәчәк.
Халык театры тарихы 1982 елда Виктор Борисович Маслов тарафыннан булдырылган театр коллективыннан башлана, аның әгъзалары беренче постановкадан ук үзләрен чын артистлар итеп таныталар. 1998 елда коллективка Башкорт республика мәдәният техникумы студенты Илгизәр Хөсәенов кушыла. Мәдәният сараенда эшләү елларында ул бай тәҗрибә туплады, осталыгын арттыра. 2012 елда театрга җитәкчелек итүне кыю кабул итә һәм аның художество җитәкчесе була.
Коллективның репертуары бай. Эшләү елларында аның тарафыннан күп сәхнә күренешләре, пьесалар уйналды. Материал сайлаганда хөрмәтле якташыбыз, РФның атказанган мәдәният эшлеклесе, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, БР халык язучысы, С.Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты драматург Нәҗип Асанбаевның әсәрләре нә өстенлек бирелә, театр хәзер аның исемен йөртә.
Ике ай дәвамында “Гармунчы дус” спектакле белән коллектив Бакалы районы буенча гына түгел, бәлки күрше Чакмагыш районында да аншлаг җыйды. «Халык театры» дигән югары исемен раслау һәм Балтач районында үткән “Тамаша-2018” театраль коллективларның республика фестивалендә катнашуы да Н.Асанбаев исемендәге татар халык театрының тырыш һәм җиңел булмаган эшенең нәтиҗәсе булды, БРның 13 районы һәм шәһәре арасында безнең театр хаклы рәвештә 2 дәрәҗә Диплом алды.
Вакыт бер урында тормый, район балалар китапханәсе карамагындагы “Алтын ачкыч” АРТ-студиясендә яшь актерлар һәм актрисалар - яшь алмаш әзерләнелә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, социаль приют балалары, реабилитацияләү үзәге һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар курчак-уен спектакльләренең һәм тамашаларының еш кунаклары. Яшь актерлар китапханә үткәргән, шулай ук район, республика һәм хәтта төбәкара чараларда теләп катнашалар. Бүген балалар модельле китапханәсе “Күңелле укыйбыз, күңелле уйныйбыз!” девизы белән тормыш буйлап ышанычлы атлый.
Театр елы ачык, “Гармунчы дус” аның беренче карлыгачы булды һәм аншлаг белән үтте. Үзешчән артистларның ел дәвамында безне үзләренең яңа постановкалары белән шатландырачагына ышанабыз. Театр эшчәнлегенә катнашлыгы булучыларның барысына сизгер тамашачылар, чагу, һөнәри эшләр, яңа иҗади җиңүләр телибез. Ә без, театр яратучылар, шушы иҗади казанышларның шаһитлары булырбыз.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: