+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 декабрь 2018, 18:16

Әни булган өчен медаль

Иске Әҗми авылыннан күп балалы әни Лера Крисановна Иванова өчен “Ана даны” медале алу бу елның истәлекле һәм хәтердә калырлык вакыйгасы булды. Югары бүләкне аңа башкалада Хөкүмәт йортында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тапшырды.

Иске Әҗми авылыннан күп балалы әни Лера Крисановна Иванова өчен “Ана даны” медале алу бу елның истәлекле һәм хәтердә калырлык вакыйгасы булды. Югары бүләкне аңа башкалада Хөкүмәт йортында гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова тапшырды.
Лера үзе күп балалы гаиләдә үскән. Ун бала тудырган һәм тәрбияләп үстергән өчен әнисе Евдокимова Раиса Сергеевнага элек берничә дәрәҗә “Ана даны” медале тапшырганнар. Тормыш иптәше Александрның да гаиләсендә балалар күп була, шуңа күрә икесе дә балачактан зур, тату гаилә турында хыялланалар. Әти белән әнинең хыялы тормышка аша - бер-бер артлы Лиана, Алина, Диана, Святозар һәм Алеша дөньяга киләләр.
Л.К.Иванова беренче белеме буенча - педагог, икенчесе буенча - тегүче-кисүче, ә авыл мәдәният йортында җыештыручы булып эшли. Әмма бу аңа кызыклы, бай тормыш алып барырга комачаулык итми. Буш вакытында тегәргә ярата, Иске Әҗми авыл мәдәният йортының иҗади коллективы өчен күп костюмнар аның кулы белән тегелгән. Клуб һәм мәктәп тәрәзәләрен Лера Крисановна теккән ламбрекенлы пәрдәләр ямьләп тора. Мәктәп ашханәсе, актлар залы стеналарында - ул төшергән рәсемнәр. Ул үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы – “Симмет-тау” фольклор ансамблендә җырлый, машинаны яхшы йөртә, өй хуҗалыгын оста алып бара.
Гаилә башлыгы Александр Иванович – ышанычлы ир, гадел әти, туйдыручы. Ул вахта алымы белән Нижневартовскида эшли, аңа өеннән еш китәргә туры килә. Шуңа күрә балалар турында хәстәрлек күбесенчә хатыны иңенә төшә, ә балалары өйдә һәм хуҗалыкта көчләреннән килгән кадәр әниләренә ярдәмләшәләр. Бишесе дә кечкенәдән эшкә өйрәтелгән, зурлары кечерәкләре турында хәстәрлек күрәләр, эшчән булып үсәләр, өлкәннәрне хөрмәт итәләр.
Кызлары Лиана Туймазы медицина колледжын тәмамлаган, Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм дәваханәсендә эшли. Бер яшькә кечерәк Алина Башкорт архитектура-төзелеш колледжын тәмамлаганнан соң сәүдә өлкәсендә эшли. 13 яшьлек Диана яхшы укый, бию, кәгазьдән эшләнмәләр ясау белән мавыга, киләчәктә укытучы булырга тели. Татар теле һәм әдәбияты кызның яраткан фәне, аның буенча ул район олимпиадасында катнашты. Уллары Святозар - 3нче сыйныф укучысы, компьютер уеннарын, туп тибәргә ярата. Иң кечкенәсе Алешага – 2 яшь.
Александр Иванович һәм Лера Крисановна балалары игелекле һәм ышанычлы кешеләр булып имин үссеннәр өчен барысын да эшлиләр.
Наилә Кутлина, Иске Әҗми авылы модельле китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: