+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 декабрь 2018, 18:45

Ышанычлы шофер

Һәр иртәдә мәктәп ихатасы каршына автобус туктый, аннан шау-гөр килеп бала-чага коела. Алар якын-тирә авыллар балалары, Урманай мәктәбенә укырга киләләр.

Һәр иртәдә мәктәп ихатасы каршына автобус туктый, аннан шау-гөр килеп бала-чага коела. Алар якын-тирә авыллар балалары, Урманай мәктәбенә укырга киләләр.
- Беркем дә салонда сумкасын онытып калдырмадымы? – кабинадан шоферның шаян тавышы ишетелә. – Карагыз аны, “бишле”ләрегезне салыр урыныгыз булмас...
Мәктәп автобусы шоферы Булат Басыйрович Миңнеханов эшен ярата. Графигы киеренке, әмма башкача мөмкин дә түгел: 8 сәгать 30 минутта балалар инде мәктәптә булырга тиеш, шуңа күрә ул иртәнге 6да аягында – медицина каравы үтәргә һәм аннан соң авылларга балаларны алырга барырга кирәк. Сарлы, Сөендек, Камай, Мирзаит авыллары балаларын мәктәпкә китерә. Дүрт авылны бер тапкыр урап чыгу 43 км тәшкил итә, көн саен ике рейс ясала. Камай һәм Мирзаит авылы балалары мәктәп карамагындагы интернатта яшиләр, өйләренә ял көннәрендә һәм чәршәмбедә кайталар, шуңа күрә төп маршруты - Сарлы-Сөендек. Эшләү үзе бер куаныч – автобус яңа, бер ел элек кенә бирделәр, авылларда юллар яхшы, кышын вакытында кардан тазартыла, җәй көне грейдерлана, дип билгели тәҗрибәле шофер. Элек Мирзаит ягында проблемалы участок бар иде - күпер аша үтеп булмый иде, ремонттан соң юл көйләнде. Балаларны озатып йөрүчеләр Гөлсирень Хәбиева һәм Зәрия Вәлиева үз эшләрен беләләр. Машина өчен җылы гараж да булса, бөтенләй проблемалар булмаячак.
- Руль артында йөрүемә 40 ел диярлек, - дип сөйли Булат Басыйрович. - Бакалы авылындагы СПТУны тәмамладым, армиядә хезмәт иттем, “Коммунизмга” колхозында шофер, аннан соң ферма мөдире, ветврач булып эшләдем. Ә дүрт ел элек миңа иң мөһим эшне – балалар йөртүне ышанып тапшырдылар. Җаваплылыкның зур булуын аңлыйм, шуңа күрә автобусның да төзеклеген күзәтеп торырга, юлдагы хәлне дә контрольдән ычкындырмаска тырышам.
- Шоферга безнең таләпләр зур, - дип ассызыклый Урманай мәктәбе директоры А.Ф.Кәрамуллин, - эш тәҗрибәсе, “Д” категориясе булу мәҗбүри һәм, әлбәттә, эшкә җитди караш кирәк. Безнең Булат Басыйрович шундый да инде - җаваплы, хөртмәтле, сабыр. Төрле балалар бар, кайвакыт шаяралар, тыңламыйлар, әмма аларга мөгамәләсе һәрвакыт яхшы. Эшкә дә намуслы карый: әгәр ял көннәрендә балаларны ярышларга, бердәм дәүләт имтиханнарына яки олимпиадаларга алып барырга кирәк икән, рейска чыгарга һәрвакыт әзер. Автобусыбыз яңа, бер ел элек кенә бирделәр.
Шофер техниканы яхшы белә, төзексезлекләр булса, үзе көйли, чөнки транспортның торышына кечкенә пасса-жирларның гомере бәйле. Балаларны йөртү буенча турыдан-туры вазыйфасыннан тыш, Булат Басыйрович мәктәп, балалар бакчасы территорияләрен төзекләндерүдә актив катнаша, ремонт эшләрендә ярдәмләшә.
Эльвира СОЛТАНОВА.
Читайте нас: