+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 13:06

Боҗыр мәктәбендә – яңа автобус

Яңа ел алдыннан мәктәп яңа ПАЗ автобусы алды. Ул үзенең файдалану ресурсын үткән һәм мәктәп укучылары йөртүнең хәвефсезлек таләпләренә туры килмәгән искесенә алмашка килде. Алынган транспорт югары хәвефсезлек дәрәҗәсе белән аерылып тора, тизлекне чикләүче җиһаз - сәгатенә 60 километрдан артык түгел, тахограф, “Глонасс” системасы, маячогы бар.
Бүген мәктәптә 55 укучы белем ала, Александровка һәм Корчай авылларыннан барысы 13 бала китерелә. Автобусны тәҗрибәле шофер Егоров Александр Валерьяновичка ышанып тапшырдылар. Ул мәктәп автобусында 3 ел эшли, ә аның гомуми шофер стажы 30 елдан артыграк. Шоферның ышанычлы кулларында техниканың озак хезмәт итәчәгенә, балалар да мәктәпкә нормаль, комфортлы шартларда йөреячәгенә, автобусның юлда ватылып калмаячагына, суык һәм пычрак булмаячагына ышанабыз.
Ярдәм өчен республика, район хакимияте җитәкчелегенә, мәгариф бүлегенә рәхмәт.
Юрий АЛЧИНОВ, Боҗыр мәктәбе директоры.
Читайте нас: