+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 12:51

Ел кешесе-2018 Зөмәрә Халисова - Урманай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы

«Авыл таңнары» гәзите редакциясе дүртенче ел рәттән «Ел кешесе»н билгели.

«Авыл таңнары» гәзите редакциясе дүртенче ел рәттән «Ел кешесе»н билгели. Алар - районның иҗтимагый-сәяси тормышына ел дәвамында зур өлеш керткән, чагу эз калдырган, үз эше, таланты белән бик зур уңышларга ирешкән районда яшәүчеләр яки туган ягыбыздан чыгучылар. Алар район гәзите битләрендә күптапкырлар чыгыш ясадылар һәм, гәзит укучыларда зур кызыксыну тудырып, үзләре дә басмалар геройлары булдылар. Быел ул Зөмәрә Зөбәировна Халисова - Урманай авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Традиция буенча, беренче чиратта, гәзит битләрендә яктырту активлыгы буенча ул җитәкчелек иткән авыл биләмәсе рейтингы исәпкә алынды. Өстәвенә, һәрвакыт уңай планда. Ул биләмә башлыгы булып торган биш елдан артыграк вакытта анда кешеләрнең тормыш эшчәнлегендә кардиналь үзгәрешләр булды: чишмәләр, зиратлар төзекләндерелде, юллар, суүткәрү челтәрләре ремонтланды. Мондый күләмле эшләрне башкарырга биләмәгә төрле федераль һәм республика программаларында катнашу булышлык итә. Мәсәлән, быел урындагы инициативаларны хуплау программасы нәтиҗәсендә Таллы-Сыза авылында стадион төзеделәр, “Безнең авыл” төбәк программасы исәбенә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл эшчәннәренә һәйкәл куйдылар. Хәтерегезгә төшерәм, урманайлылар районда беренчеләрдән булып урындагы инициативаларны хуплау программасына керделәр һәм анда дүртенче тапкыр уңышлы катнашалар. Барлык максатлы акчалар вакытында һәм тулы күләмдә үзләштерелә, башкарыласы эшләрнең сроклары күзәтелә. Монда З.З.Халисованың өлеше зур. Халык үз башлыгына ышана, аны барлык башлангычларда хуплый. Редакция почтасында аның адресына рәхмәт хатлары да бар.
Әлбәттә, уңышлар канатландыра. Биләмәнең “Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында катнашуы һәм җиңүе алдагы этап булды. Шул этапта җиңгән өчен авыл Советы республикадан 300 мең сум акча алды, аның ярдәмендә алар чүп түгү урыннарын тәртипкә китерделәр, зиратлар өчен чүп салу контейнерларына заказ бирделәр, балалар мәйданчыгы сатып алдылар. Республикада иң яхшылар булып танылгач, федераль дәрәҗәдә дә катнашсак дип дәртләнеп киттеләр. Һәм менә илебезнең төрле почмакларыннан 74 биләмә арасында урманайлылар икенче урынны яулады!
Күптән түгел Зөмәрә Зөбәировна Мәскәүдән кайтты, анда “Иң яхшы муниципаль тәҗрибә” Бөтенрусия конкурсында җиңүче муниципаль берәмлекләрне бүләкләделәр. Югары бүләкне ул РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Мутко кулыннан алды. Һичшиксез, 700дән аз гына күбрәк кеше яшәгән авыл биләмәсе өчен бу зур уңыш. Районның исеме бөтен республикага гына түгел, бәлки бөтен илгә яңгырады.
Холкы буенча тыйнак З.З.Халисова барлык шушы эшләр артында конкрет кешеләрнең яхшы гамәлләре, аларның тырышлыклары, хезмәте торуын әйтә. Бу - авылда тормыш сүнмәве өчен тырышучы авыл биләмәсенең хәстәрлекле, битараф булмаган кешеләре, старосталар, ветераннар советы, «Мирзаит» җәмгыятенең база хуҗалыгы, территориаль җәмәгать үзидарәсе, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре.
Ә иң мөһиме, анда тынгысыз һәм изге йөрәкле кеше - Зөмәрә Зөбәировна Халисова яши.
Редакция коллективы аны лаеклы танылу белән ихлас тәбрикли, яңа чагу казанышлар һәм бүләкләр тели!
«Авыл таңнары» гәзите редакциясе.
Читайте нас: