+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 13:23

Хезмәткә, оборонага әзер

«Олимп» физкультура- сәламәтләндерү комплексында мәктәп укучыларының район спартакиадасы исәбенә 11дән 15 яшькә кадәрге укучылар арасында физик әзерлек һәм тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре буенча уку программасына кергән спортның биш төре буенча ГТО фестивале үтте.
Болар - электрон винтовкадан ату, малайларның турникта, кызларның идәннән күтәрелүе, урыннан озынлыкка сикерү, сыгылмалылыкка иелү (эскәмиягә басып) һәм пресс ясау, бер минутта идәннән гәүдәне күтәрү. фестивальдә районның 19 мәктәбе катнашты.
Ярышлар төп һәм урта мәктәпләр арасында ике төркемдә үтте. Беренчесендә Тактагул мәктәбеннән күптөр көрәшчеләр җиңү яуладылар, икенче урында үмерлеләр, ахманлылар өченчеләр булдылар.
ГТОның III баскычында шәхси исәптә кызлар арасында (11-12 яшь) Үмердән Виктория Буравова җиңде, Килейдән Татьяна Густова - икенче, Яңа Маты мәктәбеннән Анжела Якунина өченче урынны яуладылар. Малайлар арасында Яңа Илектән Евгений Бобровин – беренче, Иске Куяннан Вилдан Ханнанов - икенче, Тактагул мәктәбеннән Ридаль Нигъмәтҗанов өченче урыннарны алдылар.
ГТОның IV баскычында (13-15 яшь) кызлар арасында Тактагулдан Айгөл Низаметдинова - беренче, Яңа Илектән Лиана Халикова – икенче, Килей мәктәбеннән Кристина Гуляева өченче урыннарны алдылар. Малайлар арасында Үмер мәктәбеннән Динар Фәррахов җиңү яулады, икенче урын Ахманнан Айнур Зариповта, өченче – Тактагул мәктәбеннән Рәсим Хәйбрахмановта.
Икенче төркемдә Бакалыдагы 1нче мәктәп командасы җиңде, Иске Корыч – икенче, өченче урында Мостафа мәктәбе. ГТОның III баскычында шәхси исәптә кызлар арасында Иске Корыч мәктәбеннән Эвелина Кәримова - беренче, Бакалыдагы 1нче мәктәптән Элина Даянова икенче урында, Мостафа мәктәбеннән Алина Шәйдуллина өченче урында. Малайлар арасында Бакалыдагы 2нче мәктәптән Азат Исламов җиңүче булды, Бакалыдагы 1нче мәктәптән Радмир Шакиров - икенче, Мостафа мәктәбеннән Илнур Хәмидуллин өченче урыннарны алдылар.
ГТОның IV баскычында кызлар арасында Бакалыдагы 1нче мәктәптән Валерия Зарубина (ГТО буенча республика чемпионы) җиңү яулады, Иске Корычтан Рина Әлмиева – икенче, Иске Маты мәктәбеннән Лилия Гафиева өченче урыннарны алдылар. Малайлар арасында Бакалыдагы 1нче мәктәптән Илнар Әхмәтханов җиңде, Мостафадан Рамазан Низаев – икенче, Иске Корыч мәктәбеннән Алмаз Шәйхуллин алдынгы өч урынны яуладылар.
Команда һәм шәхси исәптә барлык призчылар район мәгариф бүлегенең һәм ГТО буенча тестүткәрү муниципаль үзәгенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Анатолий Каштанов, ГТО буенча тест үткәрү үзәге җитәкчесе.
Читайте нас: