+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 12:11

Илһам чишмәсе саекмасын

Йомшак кына җемелдәшеп, энҗе кар бөртекләре әйләнә-әйләнә ап-ак юрган ябынган җир өстенә сак кына килеп куналар, кайберләре бит очына тиеп үтәләр, кайсылары өс киемендә калалар. Шундый матурлык, пөхтәлек, сафлык. Кичке авылым урамыннан әкрен генә атлап китапханәгә “Ахирәтләр” клубына китеп барам. Кызларым белән очрашуда бүгенге көн тәртибендә сөйләшәсе сүзләремне барлап әкрен генә атлыйм. Бигрәк матур шул авылым, урамнарда бик күп өйләрнең капка төпләрендә бизәлгән чыршылар җемелдәп яна, барча халык Яңа елны көтә. Авылым халкының тырышлык билгесе бит бу. Авылыбыз бик зур, матур, анда тырыш, уңган кешеләр яши. Ә бит безнең “Ахирәтләр” клубына йөрүче кызларыбыз да шул тиклем булганнар, һәммәсе дә зур талантлы, кулларыннан гөлләр тамып тора, чын дуслар һәм ахирәтләр алар.
Бүгенге кичәбезне ахирәтебез Равилә Әхмәт-галиеваның “Авыл таңнары” гәзитендә басылган өр-яңа шигыре белән башлап җибәрәчәкмен. Әйе, уртача гына буйлы, һәрвакыт шаяру, тапкыр сүз белән җавап бирә торган басынкы гына холыклы, йөзендә гел елмаю балкыган, каләм остасы ул Равилә апа. Менә шушы мөлаем ханым турында язасым килә дә инде минем. Авылыбызда гына түгел, бөтен районыбызга таныш аның исеме.
Тумышы белән ул матур табигатьле Тактагул авылыннан. Әти-әни назында иркәләнеп кенә үсеп килгән чагында, ирен һәм өч насарыен калдырып, әнисе бакыйлыкка күчә. Балалары әнисез үсмәсен дип, әтиләре үги әни алып кайта. Аллаһы тарафыннан яшәргә дип бирелгән гомерле сабыйлар шулай үсеп тә җитәләр. Тактагул урта мәктәбендә 10нчы сыйныфны тәмамлап, ул Чиләбе өлкәсендә укый, туган як барыбер үзенекен итә, Туймазы шәһәренә фарфор заводына эшкә кайта. Туймазыда эшләп йөргән чакта Мостафа егете Рәмзис белән таныша, чәчләрен-чәчкә бәйләп яшьләр безнең Мостафа авылында матур гаилә корып җибәрәләр. Менә шул көннән алып 35 ел алар тырыш, хезмәт сөючән, бердәм Әхмәтгалиевлар гаиләсе.
Әхмәтгалиев Гариф абый белән Тәгъзимә апаларның гаиләсендә эшсөяр, уңган киленне үз итеп кабул итәләр. Гел сөйкемле, гел елмаеп кына сөйләшкән, кеше белән якын туганыдай аралашкан киленне авыл халкы да бик яратып кабул итә. Равилә Нурлыһөдә кызы ул вакытларда беренче сафларда барган «Кызыл чишмә» колхозында 20 ел секретарь-машинист булып хезмәт куя, ә инде еллар үзгәреп, оптимизация, эш урыннары кыскартылу сәбәпле, ул 11 ел “Партнер” җәмгыяте сөт җыючысы булып хезмәт куя. Тырыш кешегә бар җирдә дә эш табыла ул, теләк кенә кирәк! Эштә дә йөри, авыл халкын матур шигырьләре белән дә куандыра, Рәмзис Гарифҗан улы белән ике тырыш ул да үстерәләр. Гомер уза тора, кеше гомере югалтулар, кайгы-шатлыклары белән янәшә атлап әкренләп уза бара, Равилә апа Рәмзис абый белән 23 ел бергә тату гомер иткәннән соң башта каенанасы Тәгъзимә апаны, аннары 34 ел бергә яшәгән каенатасы Гариф абзыйны тәрбияләп, зур хөрмәт белән бакыйлыкка озаталар. Бүгенге көндә Равилә Нурлыһөдә кызы лаеклы ялда. Алар Рәмзис абый белән өч оныкның яраткан картәтисе һәм иң-иң яраткан нәнәйләре. Уллары икесе дә гаилә корып, зур куаныч - тупылдап торган оныклар белән куандырдылар аларны. Өлкән уллары Алмаз киленнәре Миләүшә белән авылыбызда гөрләтеп дөнья көтәләр. Аларның уллары Айгиз белән Аяз матур булып үсеп киләләр. Ә кече уллары Альберт Ерак Төньякта эшләп йөри, беренче оныклары Артем җәйге каникулларга яраткан нәнәйләренә шатланып кунакка кайта. Нәнәйләренең иркә-назын тоеп, телеңне йотарлык “тәмлешкәләрен” татып үсә бәхетле оныклар.
Гаилә, тормыш-көнкүреш мәшәкатьләреннән тыш, Равилә апаның яраткан шөгыле бар, ул - шигырь остасы. Шунысы зур куаныч, ул үзенең яраткан шөгыленә һәрвакыт тугры. Сафлык биргән, күңелләргә рух, дәрт, өмет өстәгән шигырьләрен кемнәр генә укымый икән аның?!. Йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләрен, тетрәндергеч язмышларны чагылдырган бәетләрен - һәммәсен дә халык яратып укый. Авылыбызда булган бер генә вакыйга да аның очлы каләменнән читтә калмыйдыр, мөгаен. 2009 елда басылып чыккан «Шигырь дөньясына керәм әле...” дип аталган шигырьләр җыентыгын мин китапханәдә өстәл китабы итеп, гел янәшәмдә тотам. Халыкчан, җиңел укыла торган шигырьләрен очрашуларда, әдәби кичәләрдә бик еш кулланам.
Алай гына да түгел, Равилә апа бик актив кеше. Авылыбыз сәхнәсендә спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы ул, төрле җәмәгать эшләрендә, район конкурсларында да катнаша. Өлкәннәр көненә багышланган район конкурсында “Мисс элегантность” дигән лаеклы исемне алып кайтты. “Ахирәтләр” клубында узган Бәйрәмованың “Кырык сырт” китабы буенча үткәрелгән “Могҗизалар кыры” уенында җиңүче булды. Ул кул эшләре дисеңме! Өенә керсәң, исең китмәле. Нинди генә кул эшләре юк! Менә шундый ул безнең ахирәтебез Равилә апа! Менә шундый күркәм кешеләр белән яши бит минем авылым!
Шушы матур ап-ак кыш аенда тугангамы, аның күңеле дә ак, матур. Без аны гүзәл юбилее белән ихлас котлыйбыз, гаилә иминлеге, ныклы тазалык, илһам килеп, яңадан-яңа шигырьләре белән халыкны куандырып яшәсен дигән теләктә калабыз. Хөрмәтле Равилә Нурлыһөдә кызы! Аллаһыдан бирелгән талантыгызга тагын да көч өстәп, бик күпләр укырга ашкынып торган яңа шигырьләр җыентыгын да күрергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз. Уңышлар Сезгә!
Хурия Әхмәтгалиева, Мостафа авыл китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: