+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 14:26

Мәскәүдә Кремль чыршысында

Яңа ел әле үз хокукларына кермәгән иде әле, ә мин Кыш бабайдан иң кадерле, хәтердә калырлык, иң яхшы бүләк алдым! Миңа Башкортстан Республикасы балалары белән Кремль чыршысына бару бәхете тиде.

Яңа ел әле үз хокукларына кермәгән иде әле, ә мин Кыш бабайдан иң кадерле, хәтердә калырлык, иң яхшы бүләк алдым! Миңа Башкортстан Республикасы балалары белән Кремль чыршысына бару бәхете тиде.
Бу могҗизалы сәфәр шатлыклы вакыйгалар, гаҗәеп сюрпризлар һәм танышулар белән тулы булды. Мәскәүгә килгәч, безне «Измайлово» кунакханә комплексына урнаштырдылар. Бу көнне Измайлов Кремленә экскурсия оештырылды. Ул мине матурлыгы һәм зурлыгы белән таң калдырды. Менә ул, Русия Дәүләте тарихы китап битләрендә түгел – күз алдында! Экскурсия вакытында безгә акрил буяулар белән чыршы шарларын бизәргә тәкъдим иттеләр. Тәҗрибәле дизайнерлар һәм рәссамнәр мастер-класс үткәрделәр. Иртәгәсе көнне төп вакыйга Кремль чыршысы иде, ул Кремльнең Съездлар сараенда үтте. Сарайның фойесендә безнең өчен “җанлы” әкият персонажлары белән күңелле конкурслар оештырдылар. Һәрҗирдә фотосессияләр барды. Мин дә берничә фотога төштем. Аннан соң безгә партерга билетлар тапшырдылар, һәм берничә минуттан соң без сокландыргыч әкияти тамаша шаһитлары булдык. “Җир шары серләре” музыкаль шоу-спектакле бөтен игътибарыбызны биләп алды.Актерларның оста уйнавы, чагу костюмнар, музыка, спецэффектлар – болар барысы күңелле яңа ел бәйрәменә әйләнде.
Әмма моның белән могҗизалар тәмамланмады. Без Кызыл Мәйданга чыктык. Мин Василий Блаженный соборының матурлыгын, Тарих музееның мәһабәт бинасын үз күзләрем белән күрдем. Кремль курантлары сукканын ишеттем.
Икенче көнне самолет безне Уфа шәһәренә алып кайтты һәм яңа дуслар белән хушлашып, өйгә юл алдык.
Чагу тәэссоратлар белән тулымын, яңа, 2019 елга ышанычлы адым ясарга әзермен. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә, район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә, мәктәпкә, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Районда яшәүчеләрне Яңа ел белән ихлас котлыйм һәм аларга бәхет, иминлек, барлык башлангычларда уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телим! Бәхетле булыгыз!
Евгения СЕМЕНОВА, Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы.
Читайте нас: