+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 13:08

Район башлыгы чыршысында - иң яхшылар

Район Мәдәният сараенда район хакимияте башлыгы чыршысы булды. Бу көнне бәйрәмгә бөтен районнан 82 бала килде.

Район Мәдәният сараенда район хакимияте башлыгы чыршысы булды. Бу көнне бәйрәмгә бөтен районнан 82 бала килде. Мондый бүләккә мәктәп укучылары бик яхшы укыганнары, район һәм республика фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре, мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен лаек булдылар. Чакырылучылар арасында күп балалы гаиләләрдән, авыр тормыш хәлләрендә калган гаиләләрдән балалар чакырылды.
Чара театрлаштырылган бик яхшы тамаша - яхшылык һәм явызлык, ныклы дуслык, иң авыр һәм катлаулы бурычларны бергәләп хәл итеп булу турындагы “Тылсымлы сандык” спектакле белән башланды. Кыш бабайга һәм Карсылуга кар тутырылган серле сандыкны китерү өчен сәхнәгә Убырлы карчык, Кощей, Шүрәле һәм өч кыю гном чыктылар. Спектакльне сәхнәгә кую өстендә сценарий авторы Алия Хәйбрахманова, режиссер Илгизәр Хөсәенов, хореографлар Руслан Гайнанов һәм Светлана Сәетова эшләделәр. Район Мәдәният сараеның “Яшь бакалылы” халык бию ансамблендә катнашучылар, чираттагы тапкыр үз осталык дәрәҗәләрен һәм талантларын күрсәтеп, әкият персонажларының рольләрен бик яхшы уйнадылар. Кызыклы сюжет, матур музыка, чагу костюмнар, бәйрәм атмосферасы - боларның барысы сәхнәдә булды.
Чара Яңа ел чибәре янында дәвам итте, анда балаларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов җылы һәм ихлас котлады. Ул барысына ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм казанышлар теләде, район үзенең яшь буыны белән хаклы рәвештә горурлана алуын билгеләде. Фәрит Галимҗанович район җитәкчесе А.Г.Андреевның ихлас котлавын тапшырды.
Күңел ачу Убырлы карчык, Василиса Премудрая, Кыш бабай, Карсылу һәм башка әкият персонажлары белән дәвам итте. Балалар җырладылар, биеделәр, тизлектә, җитезлектә, тапкырлыкта ярыштылар. Һәркем яхшы чыгыш ясарга һәм приз алырга тырышты. Алга таба балаларны татлы бүләкләр, бәйрәмчә төшке аш һәм биатлон үзәгендә чыршы янында уеннар көтте.
Хакимият башлыгы чыршысына чакыру алу укучылар өчен традицион яңа ел сюрпризы һәм, әлбәттә, яңа тәэссоратлар, алдагы ел дәвамына җитәрлек күңел көрлеге һәм энергия алу өчен тагын бер мөмкинлек булды.
Читайте нас: