+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 14:19

Район дәваханәсендә - яңа автомобиль

Яңа ел алдыннан район үзәк дәваханәсе БР Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча А класслы ГАЗ Луидор 2250А2 модельле ашыгыч медицина ярдәме автомобиле алды.

Яңа ел алдыннан район үзәк дәваханәсе БР Хөкүмәте күрсәтмәсе буенча А класслы ГАЗ Луидор 2250А2 модельле ашыгыч медицина ярдәме автомобиле алды.
Автомобиль кирәкле медицина җиһазлары белән комплектланды: анда дефибриллятор, электрокардиограф, пульсоксиметр, кандагы шикәр концентрациясен экспресс-үлчәгеч, шулай ук чемоданнар, носилкалар, термоюрганнар һәм башка кирәкле медицина изделиеләре бар. Өстәвенә, ашыгыч ярдәм автомобилендә видеорегистратор, ГЛОНАСС навигация җиһазы урнаштырылган, бу бригадага чакыруга кыска маршрут буенча бару мөмкинлеге бирә. Якын вакытта, кирәкле барлык документларны рәсмиләштергәннән соң, яңа автомобиль халыкны хезмәтләндерүгә керешәчәк. Машина руле артында – тәҗрибәле шофер М.М.Мөхәммәтгалиев, аның “ашыгыч ярдәм”дә 20 еллык эш тәҗрибәсе бар.
Яңа машина районда яшәүчеләргә экстрен хәлләрдә беренчел медицина ярдәме күрсәтүнең кулайлыгын һәм сыйфатын арттырачак.
Луиза ӘХӘТОВА, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары.
Читайте нас: