+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 13:16

Талантлы җитәкче

Бөре педагогия институтын тәмамлап, яшь биолог Гыймалтдинова Любовь Анатольевна хезмәт юлын кайдан башлаячагы турында озак уйланмый.

Бөре педагогия институтын тәмамлап, яшь биолог Гыймалтдинова Любовь Анатольевна хезмәт юлын кайдан башлаячагы турында озак уйланмый. Ул туган районына кайта һәм Бакалыдагы 1нче урта мәктәпкә биология һәм химия укытучысы булып эшкә килә. Ә 1995 елдан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен коррекцион мәктәп-интернатта эшли. Биредә барлык үсеш этапларын үтте: тәрбияче, директорның тәрбия буенча урынбасары булып эшләде, ә 2006 елдан туган һәм якын коллективын җитәкли.
Хезмәт һәм мәшәкатьләр эчендә еллар сизелми үтә. Һәм юбилее - 50 яше алдыннан әйтер сүзләр, беренче нәтиҗәләр ясарлык эшләр бар. Аның хезмәт багажында 26 ел педагогик эшчәнлек, ә мәктәп-интернатта ул 22 ел хезмәт куя. Хезмәт сөючәнлеге һәм балаларны яратуы ярдәмендә һөнәри эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә иреште. Ул иҗади педагог, әлеге мәктәптә укытуның үзенчәлекләрен һәм методикасын яхшы белә. Любовь Анатольевнаның оештыручы таланты һәм педагогик осталыгы коллектив җитәкчесе булып эшләү дәверендә аеруча чагу ачылды. Аның үзенең уңыш стратегиясе бар, ә аның компонентлары булып компетентлык, максатларны күрә белү, финанс һәм эшлекле тәртиплелек, коммуникабельлелек тора. Принцибы да бар: күпсүзлелекне һәм штампларны кулланмау.
Директор иҗатны актив хуплый: без һәрвакыт нәрсәнедер эшләп карыйбыз, яңаны өйрәнәбез, ә арытаба бу бездә генә хезмәт нормасы булып калмый, ә башка уку йортларында да кулланыла башлый. Мәктәп үсешенең яңа этаплары, педагогик оешмалар, колледжлар, училищелар, югары уку йортлары, эш бирүчеләр белән хезмәттәшлеккә яңа караш - болар барысы тормышчан проектларын алга этәрүгә булышлык итә. Мәктәпнең матди базасын яхшыртуга игътибар итә: соңгы елларда беренче катка ремонт ясалды, тәрәзәләр һәм коммуникацион системалар алмаштырылды.
Ул иганәчеләр белән тыгыз бәйләнештә эшли, аларны мәктәптә тәрбияләнүчеләр көнкүрешен төзекләндерүгә бюджеттан тыш средстволар кертергә җәлеп итә. Иганәчеләр акчасына башлангыч сыйныфларга мебель, интернатның йоклау бүлмәләре урнашкан корпусларга йомшак мебель сатып алынды.
Укытучы-дефектолог буларак, Любовь Анатольевна дәресләргә зур игътибар бирә, аларны тәрбияләнүчеләрнең шәхес үзенчәлекләрен - ишетү торышы, сөйләм үсеше дәрәҗәсенә, хәтер һәм фикерләвен исәпкә алып үткәрә.
Директорның абруе педагоглар арасында гына түгел, укучылар арасында да югары. Ул алар тормышы белән яши, тәрбияләнүчеләр яхшы ишетүчеләр әйләнәсендә әйбәт ярашкан булырга тиеш, дип саный. Моның өчен укучылар Балалар иҗат йортына йөриләр, инвалидлар арасында үткәрелгән республика мәдәни-спорт фестивальләрендә катнашалар һәм аның призчылары булалар. Мәктәпне тәмамлаучыларның 85 проценты аларга юнәлгән сөйләмне аңлыйлар, сөйләшеп аралашалар. Мәктәпне тәмамлап, республикабызның һәм аннан читтә булган югары уку йортларына, колледжларга һәм училищеларга укырга керәләр. Монда директорның хезмәт өлеше зур.
Гыймалтдинова Л.А. тактлы һәм тыйнак кеше, аңа эчке тотанаклылык һәм тәрбиялелек хас. Ул сизгер остаз һәм яшь укытучыларның дусты, аларга педагогик хезмәтнең төп фәнен - балаларны яратуны, һәркемдә шәхесне хөрмәтләүне ихтирамлы һәм дустанә өйрәтә.
Безнең коллега мәктәп, район һәм республика тормышында актив катнаша. Мәктәп аттестация комиссиясе рәисе, мәктәпнең методика советы рәисе, «Башкортстан руслары соборы» республика иҗтимагый оешмасының Бакалы районы бүлекчәсе әгъзасы, район хатын-кызлар советы эшендә актив катнашучы.
Любовь Анатольевна яхшы әни һәм бәхетле хатын, ул кунакчыл хуҗабикә, кул эшләре остасы. Аның мавыгулары күп - бакчачылык, сәламәт яшәү рәвеше, кулинария сәнгате серләре. Тормыш иптәше Илһам Кадыйрович белән кызлары Иринаны тәрбияләп үстерделәр, ул Уфада яши һәм эшли.
Без, коллегалары, беренче гыйнварда - туган көнендә аның тормышына яңа якты бит ачылуына ышанабыз, җитәкчебезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм яраткан эшендә яңа уңышлар телибез.
Марина Скарякина, мәктәп-интернат профкомы рәисе.
Читайте нас: