+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 13:35

Йорт янында әкият

Иске Әҗми авылында Ивановларның йорты алдындагы купшы Кыш бабай мәктәптән үк күренеп тора. Якынрак килсәң, ел символын күрәсең. Хуҗаның урынбасары – кулына мылтык тоткан эт тәртипне күзәтә.

Иске Әҗми авылында Ивановларның йорты алдындагы купшы Кыш бабай мәктәптән үк күренеп тора. Якынрак килсәң, ел символын күрәсең. Хуҗаның урынбасары – кулына мылтык тоткан эт тәртипне күзәтә.
Үтеп баручы һәркем шушы матур сыннар янында туктала, фотога төшерә. Эшләр авторы – Николай Иванович Иванов өченче ел инде авылда яшәүчеләрне һәм балаларны чагу кар сыннары белән шатландыра. Мавыгуың нәрсәдән башланды дигән сорауга: матурлык булдырасы килүдән, дип җавап бирә. Ул елны кар күп була, кар көрәгәндә «әллә нәрсә дә булса ясап карарга инде» дигән уй башына килә. Шулай итеп, беренче елда - бер, икенче елда - ике, быел өч сын ясый. Киләчәктә Зодиакның барлык 12 билгесен ясауны планлаштыра. Барысын да булдырыр дип уйлыйбыз, өстәвенә тормыш иптәше Татьяна Александровна да иренең мавыгуын хуплый, ул төп ярдәмче һәм тәнкыйтьче.
Н.И.Иванов бик яхшы скульптор, хәстәрлекле гаилә башлыгы гына түгел, бәлки мәктәп котельныеның намуслы хезмәткәре дә, авылда билгеле кеше. Ул 20 елдан күбрәк Иске Әҗми авыл мәдәният йортында Кыш бабай ролен башкара. Ә мәдәният хезмәткәрләре Павел һәм Елена Куптараевлар үзләренең алыштыргысыз Кар бабайларына күпме кызыклы сценарийлар уйлап таптылар! Героебыз, шушы еллар эчендә бал-маскарадларда күпме Карсылулар алышынды, аларның барысын хәтерләмим дә инде, дип көлеп сөйли. Иванов Кыш бабайның тагын шундый традициясе бар - балаларны котлау һәм аларга бүләкләр тарату. Үз авылында гына түгел, Яңа Әҗми һәм Нарат-Чокыр авылларына да бара.
– Моны шатланып башкарам, - ди ул, - кызларның һәм малайларның шатлыклы йөзләрен күрү зур бәхет.
Николай Иванович һәм Татьяна Александровнаның үз балалары Саша һәм Марина инде зурлар. Уллары Русия Эчке эшләр министрлыгының Бакалы районы буенча бүлегендә участковый булып эшли, ә кызлары Пенза шәһәрендә яши, тиздән онык бүләк итәчәк. Әлегә Ивановларның үз оныклары юк, алар кече туганнарын, дусларының балаларын, авылның бөтен баласын шатландыралар.
Аларның куллары белән булдырылган матурлык авылда яшәүчеләрне озак вакыт шатландырып торачагына ышанасы килә.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: