+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 декабрь 2018, 12:02

Зур ихата хуҗалары

Юлтимер авылы элек-электән эшчән кешеләр һәм ныклы гаиләләр белән данланды. Еллар үтә, кешеләр алмашына, ә шушы яхшы традиция югалмый. Авылның күп кешеләре әтиләре һәм бабалары ничек яшәсә, яшәүләрен шулай дәвам итәләр, җирдә эшлиләр, балалар үстерәләр һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып баралар. Владимир һәм Нина Измайловларның гаиләсе - шундыйларның берсе.
Үзәк урамда коймаларына “дуңгыз балалары” дип язылган аларның өен дуңгыз балалары сатып алырга теләгән якын-тирәдә яшәүче күп кешеләр белә. Чөнки гаилә шушы йорт терлекләрен үрчетү һәм сату белән күп еллар шөгыльләнә. Моннан тыш, шәхси ихаталарында сыерлар, сарыклар бар, казлар, үрдәкләр, бройлерлар турында әйтеп тә торасы юк, җәй көне аларның саны йөздән артып китә. Колхоз таркалганнан соң эшсез калгач, Владимир Яковлевич һәм Нина Мефодиевна шәхси ярдәмче хуҗалык белән җитди шөгыльләнә башладылар. Хатын анда - бозау караучы, сыер савучы, дуңгыз караучы, ир төзелештә, аннан бригадир булып эшләделәр. Авылда башка эш юк, ә пенсиягә кадәр озак, өч баланы укытырга, аякка бастырырга кирәк. Ул вакытта шәхси ярдәмче хуҗалык тоту табыш алу, гаиләне туендыру өчен бердәнбер чыганак була.
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруда, аеруча дуңгызлар асрауда, ир белән хатын күптән һөнәрмәндләргә әйләнделәр. Терлекләрне карау, дәвалау, прививкалар ясау, асрау буенча төрле киңәшләр бирә ала. Дуңгыз балаларына бары тик коры, җылы сарай һәм ашатуның дөрес рационы гына кирәк, диләр Измайловлар. Терлекләр талымсызлар - үсемлекләр, үлән азыклары, төрле азык калдыклары ашыйлар. Һәм югары продуктлылар, бер ана дуңгыз ел эчендә 10-20 дуңгыз баласы китерә. Аларның практикасында шундый очрак була: берьюлы 14 дуңгыз баласы туа. Измайловлар аларны ике сыерларының сөте белән тукландыралар, шуңа күрә алар тиз үсеп китәләр, туганнан соң 1 атна эчендә авырлыклары 1,5тән 2,3-3 килограммга кадәр арта. Аннан соң хуҗалар рационга фураж, ярма, пешкән бәрәңге өстиләр. Дуңгыз балаларын ел әйләнәсенә саталар, берсе өчен уртача хак, яшенә һәм ел вакытына карап, 2дән 3,5 мең сумга кадәр йөри.
Ихатада терлекләр күп булу, әлбәттә, азыкларны күп хәзерләүне таләп итә. Печән, салам, ашлык - гаиләнең барысы да үзенеке, сатып алынмый. 20 гектар пай җиренә арыш, бодай, печәнгә үлән чәчәләр. Техника белән шулай ук тәэмин ителгәннәр – трактор, чапкыч, пресс-җыйгыч бар. Гаилә башлыгы Владимир Яковлевич шофер, механизатор, йөк бушатучы вазыйфаларын оста башкара.
70 сотыйда Измайловлар бәрәңге, башка яшелчәләр үстерәләр. Нина Мефодиевна әйткәч, шунысы гаҗәпләндерде: 30 сотый бакчаны аның каенанасы Хрдук Николаевна үзе карый икән. Кырык елга якын бер түбә астында тату һәм килешеп яшиләр. 85 яше тулуга карамастан, ул эшсез тора алмый: утый, су сибә, күмә, маллар карый. Үз вакытында юкка гына “Россия” колхозының иң яхшы дуңгыз караучысы итеп сайланмагандыр. Ата-ана йортына кайткач, балалары ярдәмләшә. Уллары Сергей, Дмитрий һәм кызлары Наталья - барысы да белем алдылар, тормышта үз урыннарын таптылар. Картәнине һәм картәтине биш онык сөендерә.
Измайловлар иртәгәсе көнгә ышаныч белән карыйлар һәм киләчәккә планнар коралар. Авыл кешесе өчен гаиләсенең тук булуы мөһим. Үз хуҗалыгың булганда, бу көчтән килерлек.
Наталия Егорова, Дияш авыл Советы авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе.
Читайте нас: